- Мин 1940 елның февралендә дөньяга килгәнмен.
Илебезгэ дошман һөҗүм иткәч, әтиебезне дә сугышка алганнар. Тик аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмады, Тверь өлкәсендә һәлак булган ул. Әтинең үлү хәбәре килгәч, әни безне, Җәүһәр апа белән Рәис абыйны, мине кочаклап, үксеп елады, без дә кушылдык. Шулай итеп без өч бала һәм әбекәй әни карамагында калдык. Ачлык-ялангачлыкны сөйләп бетерә торган түгел. Тормыш авырлыклары сындырмады безне, чыныктырды гына. Мин дә кул арасына керә башладым. Әнигә булышырга фермага бара идем, үземә дә эш куша башладылар. Ат чанасы белән сыер тизәкләре төяп, басуга чыгарып түгеп, кайтканда салам төяп кайтам. Бу - мәктәптән кайткач башкарыла торган эшләр. Илле дүртенче елда абый чирәм җирләргә эшкә китте. Шул елдан башлап әни өйдә ипи пешерә башлады. Абый бодайны Бөгелмәдән алып кайта иде. Ипи булды, ә кияргә кием юк. Абыйдан калганны киеп устем, гел бергә эшли идек бөтен эшне абый белэн. Инде хәзер сугыш чоры балаларының да сафы сирәгәя. Без ярдәмгә бик мохтаҗ булмасак та, гаделлек күрәсебез, хекүмәттән игътибар тоясыбыз килә.