Шафигуллин Мөхтарулла Шафигулла улы 1905 елның 15 гыйнварендә Азнакай районы Туйкә авылында кресть ян гаиләсендә туа. Әтисе – Шафигулла 1920 елда уаба чиреннән вафат була.
4 бала белән ирсез калган Маһиямал гаиләсендә ул баш бала буларак, 15 яшендә гаилә башлыгы була. Бик авыр тормышта яшәгән чакларын үзе турындагы истәлекләрендә язып калдыра.(“Карамалы Елга – юл башым”.2011 ел. 20-30 битләр”).
Тормышында иң зур борылыш – 1923 елда авылдашлары, туганнары белән ( 13 гаилә) Карамалы Елга- Чалтаймас авылына күченеп утыру, ягъ ни яңа авыл төзү була.
Кечкенәдән белемгә тартыла – Туйкәдә яшәгәндә мәдрәсәгә йөреп укый , соңрак үзлегеннән гарәп, латин графикасын, кирилли цаны өйрәнә, 1 Бөтендөнь я сугышы ( 1918-1921) елларында сугышка киткән ирләргә хатлар яза торган була.
1930 елда авылда беренчеләрдән булып колхозга керә. Колхозда бердәнбер белемле кеше буларак, учет эшләрен, завхоз, бригадир эшләрен башкара.
Бөек Ватан сугышы ( 1941-1945) башланганда ул “ Чалтаймас” колхозы председателе дәрәҗәсендә була. Әбиебез Мөгаллимә белән 4 баласын, әнисен калдырып, 1941 елның июнь аенда сугышка алына.
Башта аларны 1 ай Бөгелмә гарнизонында сугыш алымнарына, ягъ ни атарга, корал тотарга өйрәтәләр. 1 июль 1941 елда Казаннан 12 000 татар 152 нче стрелковая дивизиягә тупланып(16 запас стрелковый полк гел татарлардан торган) Мәскәү ягына җибәрелә. Смоленск шәһәре янында каты сугышлар була. Вязь ма елгасы буенда барган каты сугышлар тарихка Вяземский котел дигән исем белән кереп кала. Ул чакта немец армиясе бик көчле коралланган була. 1941 елнын 1 октябренә корал, солдатлар килеп ( пополнение) килеп җитә алмый. Сугышчыларда корал җитәрлек булмый. Армия чолганышта кала һәм пленга эләгә. Шул сугышларда 12 000 татар һәлак була. , Шул сәбәпле дивизияләр составы , номеры үзгәреп ( кушылып) торган. (Ц АМО, фонд 2080) Исән калганнарын пленга алып, этаплап ( поэтапно) хәрбиләр өчен төзелгән лагерь лардан күчерә – күчерә
Литва, Поль ша җирләре аша Германиягә куалаганнар. Меңнәрчә км җирләрне җәяү дә, тимер юл составлары белән дә үткәннәр. Шул газаплы юлда меңнәрчә солдатлар үлеп калган. Аларның каберләре дә билгеле түгел.
Безнең бабай Польша җирләренә кадәр барып җитә алган. Концлагерьларда тотканнар, Пленда чакта бик куп газаплар кургэн, Тиф авыруы белэн авырган.1945 елда Гданьск шэхэрендэ портта эшлэгэндэ совет гаскәрләре Польшаны азат иткәндә аларны Сталин Армиясе солдаты дигән хәрби билет биреп кайтарганнар.
Туган авылына 1945 елнын сентябрь аенда кайта. Учетчик, бригадир, ревизия комиссиясе председателе булып 65 яшенә кадәр туган авылына хезмәт итә, әниебез белән 58 ел бәхетле гаилә тормышында яшәп, 4 балага гомер биреп 1993 елда 87 яшенә җитеп үлә.
Сугыш еллары аның өчен бик авыр чор булганлыктан, ул бу турыда бик күп сөйләми торган иде.