Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Бөек Ватан сугышы елларында һәр совет кешесе үзен аямыйча, көнне төнгә ялгап, авырлыкларга баш имичә, халкыбызның азатлыгы, бәхете өчен тырышты. Әбием Бикчәнтаева Гүзәл Баян кызы 1939 нчы елның 10 июнендә- җәйнең ямьле көнендә , Кичүчат авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Бөек Ватан сугышы... Бу сүзләр һәр кешегә билгеле.Без егерменче гасыр уртасында булган вакыйгаларның бөтен куркынычын күз алдына китерә алабызмы?! Бу турыдабез бары тик китаплардагынаукыйбыз. Тарихимузейларгабарганда, без андакуркыныч фотоларны гына күрә алабыз. 1941 елның 22 июнендә безнең илгә фашистлар һөҗүм итә. Бөек Ватан Сугышы башлана. Бу көннән бирле бер генә йортны да, бер генә гаиләне дә зур бәла-каза читләтеп узмый. Тормыш иптәшемнең бабасы гаиләсенә дә бу кагыла. Шул турыда язып үтәсем килә.
“Илебезгә кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бик күп вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара.Бу сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде.
“Илебезгә кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бик күп вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара.Бу сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде.
Бикасаз авылында бөек җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары белән очрашу уздырылды. Авылыбызның тылда олы хезмәт күрсәткән Валиева Хәлимә апа, Сәлимгәрәев Гамбәр абый шул чордагы авырлыкларны, балалар белән берсеннән-берсе авыр хезмәтләр башкаруларын бәйнә-бәйнә сөйләп, үткәннәрен яңарттылар. Бүгенге буын мондый авырлыкларга тап булмасыннар иде дигән теләктә, без таралыштык. МБУ “РДК”
Абдуллин Габделхәй Зарифулла улы 1917 нче елның 11 нче февралендә Сарман районы Тарлау авылында туа. Балачагы туган авылында үтә. Тик үсмер вакыты бик авыр елларга туры килә. 1931 нче елның августында, кулак дип, меңләгән милләттәшебезне Себергә сөрәләр, иң иманлы, затлы, хәлле татарларны, гаиләләре белән сайлап алып, Магнитка төзелешенә озаталар. Сөргеннең кара исемлегенә һәр районнан, һәр авылдан диярлек муллалар, укытучылар, укымышлылар, хакимияткә карата үз фикерле кешеләр эләгә. Габделхәйнең әтисе Зарифулла да шушы кара исемлеккә керә.
1926 елның 5 июнендә Татарстанның Әлмәт районы Васильевка авылында туган. Мордвин, крестьян гаиләсеннән. Бөек Ватан сугышында 1943 елның августынан 1945 елның сентябренә кадәр Тын океан флоты крейсерында матрос булып сугыша. Япония белән сугышта катнаша. Сугыштагы батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң 1955-1986 елларда «Татнефть» системасында эшли. Әлмәт районы Васильевка авылында яшәгән. МБУ «ЦСМ» АМР Фото: fotohroniki.ru
1924 елның 8 февралендә Татарстанның Әлмәт районы Васильевка авылында туган. Мордвин, крестьян гаиләсеннән. Бөек Ватан сугышында 1942 елның августынан 1945 елның октябренә кадәр сержант дәрәҗәсендә катнаша. Балтыйк буе фронты составында Иске Русса, Кенигсберг, Витебск һәм Рига шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыштагы батырлыгы өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Байрак ордены, ике «Батырлык өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
МӨХӘММӘТШӘРИПОВМӨХӘММӘТДИН МӨХӘММӘТШӘРИП УЛЫ- БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ.
Сугыш нинди куркыныч нәрсә! Минем ерак бабам Мөхәммәтов Хуҗагали Миңлемөхәммәт улы – әнинең бабасы,Мөслим районы Урәзмәт авылында туган. Бөек Ватан сугышында ул элемтәче булган. Бер бәрелештә бабай яраланган .Яралылырны землянкада дәвалаганнар . Аягына басып йөри алган бердәнбер яралы булганга , аңа су ташырга кушканнар.Ул су алырга киткән арада немецлар алар урнашкан частьне бомбага тотканнар.Бабай су алып кайтуга, землянка урынында зур воронка гына булган. Бик күп яралы сугышчылар һәлак булган...Сугыш нинди куркыныч нәрсә!