Яңалыклар

Бикчәнтаева Гүзәл Баян кызы

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы елларында һәр совет кешесе үзен аямыйча, көнне төнгә ялгап, авырлыкларга баш имичә, халкыбызның азатлыгы, бәхете өчен тырышты. Әбием Бикчәнтаева Гүзәл Баян кызы 1939 нчы елның 10 июнендә- җәйнең ямьле көнендә , Кичүчат авылында колхозчы гаиләсендә туган.

Ул көннәр караңгы төш кебек...

Корпункт: 

«Ул еллар безне берләштерде...Кайгы бер безнең ишекне генә какмады бит. Илебезнең капкасын аяк тибеп бәреп керде...Авыр дияргә оят. Җиңел булмады. Тик бердәмлек безгә бу сынауларны җиңел узарга ярдәм итте», - ди язмам герое Оркыя апа Зарипова, сугыш һәм сугыштан соңгы елларны искә алып.

Яу кырында башын салган бабам

Корпункт: 

Минем бабаем, Җәләлиев Низаметдин, 1902 нче елда Казак Үртәме авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Тверь өлкәсендә стрелок булып хезмәт итә. 1942нче елдагы бәрелеш вакытында батырларча һәлак була. Оныгы Ильяс Хидиятов, Олы Әтнә урта мәктәбенең 5 В сыйныф укучысы #МойГеройМояСемья

Бабам белән горурланам

Корпункт: 

Минем бабай Гобәйдуллин Галиулла Гобәйдулла улы, 1905 нче елда туган. Армиядә атлы кавалериядә хезмәт иткән. 1941нче елның август аенда сугышка китеп, пехота гаскәрендә стрелок булган. 1943нче елда Сталинград кырындагы аяусыз сугышта һәлак була. Мин бабам белән горурланам. Тиңе булмаган батырлык һәм бөгелмәс ныклык күрсәтеп, немец-фашист илбасарлары белән сугышта Бөек Җиңү яулаучы, фронтта һәм тылда авыр сынаулар аша үтүче халкыбызга хөрмәтебез чиксез. Оныкчыгы Азалия, Олы Әтнә урта мәктәбенең 5 В сыйныф укучысы #МойГеройМояСемья

Дусым хуҗалыгы сугыш чоры балаларына күчтәнәч өләште

Корпункт: 

9 май - Җиңү көне. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез хормәтебезне белдерәбез. 9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.

Шәрәфиев Габделнур Кәримулла улы

Корпункт: 

“Күз алдында никадәр танкист һәлак булды, никадәр танк юкка чыкты, минем, гомерем бетмәгәнгәдер, чәч бөртегем дә көймәде”

Сезнең каһарманлыгыгыз аша бөек Җиңү яуланды

Корпункт: 

Минем бабам Габдрахманов Габделхәй Габдрахман улы 1909 елның 14нче октябрендә Дусым авылында туган. Бик кечкенәдән ятим калган. 1939 нчы елда әбием Фәйзрахман кызы Һәдия белән гаилә кора. 1940 нчы елда беренче балалары Абрар дөньяга килә. Әле баласы тәпи дә йөри башламый, Габлелхәйне армиягә алалар. Мари республикасы Суслонгер урманнарында сугышка әзерлиләр аларны. Бик күп кыенлыклар күрәләр анда.

Бабам белән горурланам

Корпункт: 

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 79 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Оста итекче, гармунчы, җырчы бабам

Корпункт: 

Сибгатуллин Мәүлит Сибгатулла улы - минем карт бабам. Минем карт бабам – Сибгатуллин Мәүлит Сибгатулла улы ихтияр көче нык һәм көчле рухлы бүлган. Ул 1911 елда Теләче районы Балыклы авылында туган. Кечкенәдән күп михнәтләр күргән, әтисен яшьтән юлбасарлар һөҗүм итеп үтергәннәр, аннан йортлары янып беткән.

Алтмыш бер елдан соң кабере табыла

Корпункт: 

Минем карт бабаем Хәбибуллин Кәримулла 1913 елда Әтнә районы Дусым авылында туган. Хатыны Рәбига белән күп тә яши алмыйлар. 1936 нчы елда Самат, 1939 нчы елда Тәлгать, 1941 нче елда Әхәт исемле уллары туа. Самат өч яшендә үлә. Ә Кәримулла сугышка киткәндә Әхәт әле тумаган да була.