Бөек Ватан сугышы... Бу сүзләр һәр кешегә билгеле.Без егерменче гасыр уртасында булган вакыйгаларның бөтен куркынычын күз алдына китерә алабызмы?! Бу турыдабез бары тик китаплардагынаукыйбыз. Тарихимузейларгабарганда, без андакуркыныч фотоларны гына күрә алабыз.
1941 елның 22 июнендә безнең илгә фашистлар һөҗүм итә. Бөек Ватан Сугышы башлана. Бу көннән бирле бер генә йортны да, бер генә гаиләне дә зур бәла-каза читләтеп узмый. Тормыш иптәшемнең бабасы гаиләсенә дә бу кагыла. Шул турыда язып үтәсем килә.
Мансур Әхмәт улы Вафин Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән. 1942 елның апрелендә ул да Ватаныбызны якларга китә. Өлкән радист буларак, девирсион группада немец тылында йөри.Шунда партизаннар отряды белән очрашу максаты куела. Бу – аеруча мөһим бирем. Үз эшен башкарганда, бер аягына пуля эләгә, икенчесе җиңелчә яралана. Яралы килеш ул 2 көн ятарга мәҗбүр була. Озак ятканга, аягы шешеп бозыла башлый. Молотов шәһәрендә аңа операция ясыйлар. 1944 елның августында аягы имгәнеп,протезлы аяк белән култык таягына таянып туган авылына кайта.
Исеме сугыш ветераны булса да, үзе япь- яшь егет бит әле. Димәк, кызларсөю, гаилә кору турында уйланулар һәм гамәлләр дә яшь егеткә һич гаеп эштүгел. Мансур үзенең гашыйк күзләрен күрше Иске Үтәмеш авылыннанСаимә исемле кызга төшерә. Ул, солдат тапкырлыгы күрсәтеп, дуслары белән бергә сугыштан соңгы еллардагыавылда булган иң затлы дигән чанага атларның да шәбрәкләрен җигеп , кызны урлап китә. Алар тату гаилә корып, унбер бала үстергәннәр.
Вафин Мансур сугыштын кайткач та укытуын дәвамиткән, үзе дә Бөгелмә укытучылар институтын читтән торыптәмамлаган. Мәктәптә директор, завуч булган һәм рус теле Һәм әдәбияты фәненукыткан.
1947 елда аның җитәкчелегендә авылда яңа мәктәп бинасы төзелгән.
Тормыш иптәшемнең бабасы сугышның авыр елларын кичерде һәм тыныч вакытта үлде. Ул вакытта аңа нәрсә кичерергә туры килгәнен күз алдына китерү дә куркыныч. Мин барлык яклаучыларыбызга да бәхетле балачагым өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Мин һәрвакыт бабаларыбыз һәм бабаларыбыз бүләк иткән тормышны кадерләрмен һәм яратырмын.
Хафизова Гөлчәчәк Газизҗан кызы, туган тел һәм әдәбиятукытучысы
Әлмәт шәһәренең “15 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе”