Гильманов Нәҗип Багман улы, 1924 елның 22 сентябрендә Әлмәт районы Елховой авылында туган.Үзенең яшьтәшләре белән бергәләшеп Елховой авылы кыр капкасыннан Акташ военкоматы аша сугыш кырына чыгып китә.1942 елның 20 августыннан Калинин фронтында без - дигән хәбәр ала аның гаиләсе, фронттан килгән өчпочмаклы хат аша.Шушындый хатлар авылга әле берсенә, әле икенчесенә килеп тора. Андый көнне күрше - тирәләр белән бергәләшеп җыелышып укыйлар, җавабын да бергәләшеп тиз генә язып салалар.
Күз күрүе әйбәт булуы һәм төз атуда башкалардан аерылып торуы өчен, Нәҗип Богман улын стрелок итеп куялар.Аңа еш кына разведчиклар белән бергә разведкага йөрергә туры килә. Юлларында очраган бик күп авыл шәһәрләрне немецлардан азат итәргә туры килә алаларга.
1943 елның 20 августында батыр йөрәкле авылдашыбыз каты яраланып госпитальгә эләгә.Шушы яраланудан соң аңа бер елга якын госпитальдә ятарга туры килә. 1944 елның 20 мартында икенче группа инвалид булып госпитальдән чыгып авылына юнәлә.
Икенче группа инвалид булуына карамастан колхозның складына җитәкче итеп алына,бухалтер ярдәмчесе булып эшли.Колхозда 39 ел эшләп лаеклы ялга чыга.Батыр йөрәкле авылдашыбыз, тормыш иптәше Рауза Шахит кызы белән бергәләшеп алты бала тәрбияләп үстерәләр.
2006 елда авылдашлары кахарманны соңгы юлга озаталар. Аны Елховой авылы зиратына җирлиләр.
Текстның авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.