Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы

Корпункт: 

Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе.Зиганшина Рәйсә Әбүбәкер кызы1928 елның 29 октяберендә Беренче май районы Иншар авылында икенче бала булып дөньяга килә .Рәйсә Әбүбәкер кызының да гомер юлы сикәлтәсез ,җиңел генә үтми тормыш авырлыгы, кияргә кием булмау сәбәпле дүрт классны гына тәмамлый ала.

Нәсел җебен югалтмадык....

Корпункт: 

(сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны, Мәмәт мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы Рахманова Кәүсәрия Ширияздан кызы истәлекләре: “ Үзем турында үзем” Үзем турында үзем дип, Күптән уйланып йөрдем. Менә хәзер илһам килде Инде язарга булдым. Мин, Рахманова Кәүсәрия Ширияздан кызы, ТР Әлмәт районы Чупай авылында колхозчы семьясында тудым. Мәктәпнең бик актив һәм яхшы укучысыбулып ,1962 елны Чупай урта мәктәбен тәмамладым. 1962 -1967 нче елларда ЕГПИ ның (Алабуга) филология факультетының РТО бүлеген уңышлы гына тәмамладым.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Корпункт: 

Самаров Шәрипҗан Самархан улы 1910 нчы елның 7 нче сентябрендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа.Алар гаиләдә 3 малай булалар: Шәрипҗан, Салихҗан, Шакирҗан. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк егетләр туган илләрен сакларга яу кырына китәләр. Шәрипҗан 1941 нче елның августында китә. Сугышта ул 73 нче дивизиядә гади солдат булып хезмәт итә.Шәрипҗанның балалары үзе исән вакытта сөйләп калдырган вакыйганы искә алалар.“Самаров Шәрипҗанбелән Минзәлә районыннан Гамиров Галиәхмәт сугышның беренче көннәреннән үк бергә булалар. Гамиров 1914 нче елгы.

Гайнетдинов Марс Ахияр улы

Корпункт: 

Минем әтиемнең бабасы- Гайнетдинов Марс Ахияр улы 1931 елның 10 мартында Татарстан республикасы Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары ун яшь була. Аның әтисе -Гайнетдинов Ахияр, Кичүчат авылында колхозда машина йөртүче булып эшли. Әлеге авыр елларда көне –төне фидакарь хезмәт башкара.Ләкин язмышның ачы сынавы аркасында, 26 яшендә, аварияга очрый һәм һәлак була.

Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы

Корпункт: 

Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Сугыш чоры баласы,Талипова Фатыйма Гөмәр кызы 1933 елның 15 сентяберендә Елховой авылында икенчебала булып дөньяга килә .Фатыйма Гөмәр кызының да гомер юлы сикәлтәсез ,җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда Фатыйма Гөмәр кызына бары тик 8 яшь кенә була.

«Солдат даны»: музейда патриотик сәгать

Корпункт: 

Күптән түгел генә Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда кызыклы һәм бик эчтәлекле очрашу булып узды. Елховой һәм Түбән Абдул авылы балалары үз куллары белән көчле аяусыз сугыш чорларыннан калган, әле яңа гына җир куеныннан табып алынган сугыш коралларян үз куллары белән тотып карау бәхетенә ирештеләр. Бу ничек булды соң?

“Эзтабар Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеена Бөек Ватан сугышына караган экспонатлар бүләк итте”

Корпункт: 

Сугыш...1941 елда башланып 1945 елда тәмамланган Бөек Ватан сугышының бетүенә инде 78 ел тулуына карамастан, бүгенге көндә дә шул сугышларның нинди дәрәҗәдә аяусыз булуын раслап торучы дәлилләр җир өстенә әле һаман калкып чыгып тора. Әлмәт районы Түбән Абдул авылы җирлегендә урнашкан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда бүген “Исток - Поиск” эзләү отрядының эзтабары Исмагилов Ринат Рифкат улы булып китте. Ул үзе Мәскәү өлкәсе Прядина шәһәрендә яши. Ел саен, Качалков Александр җитәкчелегендә оешкан әлеге отряд, тарихны

Олы итеп котлау юллыйк

Корпункт: 

Елховой авылында олкән яшьтәге ак- яулыклы әбиләре күп булуына без бик шат. Шуларның берсе тыл хезмәткәре Яруллина Рәйсә Зиангир кызы 2 августа үзенең гомер бәйрәме 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аның адресына котлауларның һәм теләкләрнең иң җылы, эчкерсез сүзләре яңгырады.

“Һәйкәлләргә сәяхәт”

Корпункт: 

Бүген яшь буынны халкыбызның тарихи традицияләренә, аның улларының һәм кызларының батырлыкларына, бөек казанышлар тәҗрибәсенә өйрәтү бик мөһим. Үсеп килүче буында Ватанга, тынычлык эшенә, Ватанны саклау гаәзерлек кәм әхәббәт форма лаштырырга кирәк.Шул уңайдан Әхмәтшин Х.Х.