Труженики тыла

ШӘРӘФИЕВА РАУЗА ГАРИП КЫЗЫ

1927 нче елның 23 нче мартында Арча районы Югары Курса авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә 8 бала үсәләр. 1935 нче елны авыл мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыган вакытта ук колхозга эшкә йөргәннәр, кышкы суыкларда молотилкада көлтә сукканнар, җәй көннәрендә нинди эш бар шуны башкарганнар. Кушкан бер эштән дә калмаганнар, эшләгәннәр. Басуга эшкә барган өчен аз гына икмәк биргәннәр.

ШӘРӘФИЕВА ФАТЫЙМА ВАФА КЫЗЫ

Шәмбалыкчы авылында гомер итүче Фатыйма әби 2020 елда 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.Фатыйма әби,1930 елның 20 июлендә Шәмбалыкчы авылында колхозчы гаиләсен дә туган.Фатыйма әби Шәрәфиеваның бала-чагы сугыш елларына туры килгән. Ачлык-ялангачлыкны да кичергән.Авыр хезмәтләр дә башкарырга туры килгән.Гомере буе колхоз да хезмәт иткән. Бозаулар караган, сыер сауган.Лаеклы ялга чыккач та,эштән туктамаган. Ындыр табагында,чөгендер,бәрәңге кырларында тир түккән.

ШӘРӘФИЕВА ФӘНЗИЛӘ НИЗАМ КЫЗЫ

Шәрәфиева Фәнзилә Низам кызы 1931 нче елның 28 нче апрелендә Апас районы Сатмыш авылында дөньяга килә. Сугыш елларының, сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичерергә туры килә аңа. Мәктәп елларыннан ук колхозда хезмәт итә. Кая гына эшләргә туры килмәде ди ул. Фермада бозаулар да карадым, шактый гына еллар сыер да саудым, Җиде кизләүгә вагон бушатырга да йөрдем дип искә ала. Алдалап Колангыга бүрәнә бушатырга да җибәрделәр ди, әрнү катыш. Лаеклы ялга чыккач та келәт алдына, ындыр табагына эшкә йөрдем әле мин ди.

ЮЗЕЕВА ВАРВАРА НИКОЛАЕВНА

Тыл ветераны – Юзеева Варвара Николаевна – 1923 нче елның 25 нче ноябрендә Мамадыш районы Владимирово авылында туа. Сугыш башланган вакытта аңа 18 яшь була. Сугыш, яшькә карамыйча, һәрбер йортның ишеген шакыган. Тыныч тормыш белән яшәгән бу өйгә дә сугыш дигән ачы кайгы кермичә калмый. Корал тота алган һәрбер ирне, егетне фронтка җибәргәннәр, кайбер хатыннарны госпитальдә ярдәм итәргә алганнар, хәтта тылда калган кешеләргә дә эш булмыйча калмый. Варвара апа үзенең окоп казыганнарын искә алды: “Дошман Мәскәүгә якынлашкан чакта, сугыш булачак җирләргә алып барып окоп казыталар иде.

ЯГУДИНА НУРКАМАЛ НИЗАМЕТДИН КЫЗЫ

Ягудина Нуркамал Низаметдин кызы 1924нче елның 01июлендә Татарстан,Апас районы, Багыш авылында туган. 1933 нче елны туган авылында мәктәпкә укырга керә 4 класс белем алып чыга. 1942нче елында 17 яшь тулгач аларны окоплар казыганнар урманнар кистергәннәр. 1945 нче елдан – 1974 елга кадәр Багыш авылында “Вахитов” колхозында колхозчы булып эшләгэн төрле эшләр башкарган. 1947 нче елда тормышка чыга, тормыш иптәше Мингәрәй абый белән 7 бала,тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар.

ЯГЪФӘРОВА МӘРЬЯМНИСА ШАҺИМӘРДӘН КЫЗЫ

Ягъфәрова Мәрьямниса Шаһимәрдән кызы 1909 нчы елның 10 нчы октябрендә Кече Кибәче авылында урта хәлле эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Авыл мулласы һәм абыстае үз йортларында балаларга дини башлангыч белем биргәннәр. Мәрьямниса апа да шунда укырга, язарга өйрәнгән. 1933 нче елда шушы авылның уңган, булган егете Сираҗиев Арслангалигә кияүгә чыккан. Аларның 1941 нче елда, сугыш башланганда, 3 балалары булган. Олы кызлары Гөлҗиһанга ул вакытта 8, икенче кызлары Нурҗиһанга 5, өченче уллары Исламгалигә нибары 2 яшь кенә була. Ире Арслангалине сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алганнар.

ЯКУПОВ ФӘТХРАХМАН ЯКУП УЛЫ.

1927 нче елның18 нче апрелендә Язлы Арташ авылында дөньяга килә. Малай чагында ат белән Шәмәрдән станциясенә икмәк ташыганнар. Сугыш вакытында колхозда эшләп торган. Анда 7 ел буе хезмәт куйган. 1952 нче елда авыл кызы Нурлыбанат белән гаилә кора. Дүрт бала үстерәләр. Армиядән кайткач, төрле эшләрдә эшләгән. Аннары умартачылыкта эшләп, лаеклы ялга чыга. Сәламәтлеге нык какшаган. Бабай кече улы тәрбиясендә яши.

ЯКУПОВА РОКЫЯ ЯКУП КЫЗЫ

Ҽнием, Якупова Рокыя, 40 ел гомерен балаларга белем һҽм тҽрбия бирүгҽ багышлады. Ул 1924 елда Юлбат авылында туган. 1932-1935 елларда Юлбат башлангыч мҽктҽбендҽ, 1936-1939 елларда Сатыш җидееллык мҽктҽбендҽ белем ала. 1940-1942 елда Саба урта мҽктҽбендҽ укый. Аны тҽмамлаганнан соң, 1942 елда, хезмҽт юлын Сатыш җидееллык мҽктҽбендҽ тарих укытучысы буларак башлый. 1943-1945 елларда Килдебҽк, 1946-1947 елларда Тимершык җидееллык мҽктҽплҽрендҽ укыта. 1949 елда читтҽн торып Казан педагогия училищесын тҽмамлый.

ЯМАЛИЕВА ЛӘБИБӘ ШӘЕХ КЫЗЫ

Ямалиева Ләбибә Шәех кызы 1931 нче елның 28 маенда Кәрәкәшле авылында туган. Әтисе Шәех колхоз рәесе,әнисе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1941 нче елны сугыш башлангач та әтисе сугышка китә.Әтидән Суслангерга чыгып киттек дип бер хат килде дип искә ала Ләбибә апа.Аннан соң 1-2 айдан үле хәбәре килде. Мин мәктәпкә укырга баргач өч чирек кенә укыдым. Әти колхоз рәесе булып эшләсә дә безнең ашарга юк иде. Әти сугышка киткәндә без 5 бала калдык.Ашарга булмагач хәер дә сорашырга туры килде.

ЯППАРОВА МӨСЛИМӘ СОЛТАН КЫЗЫ

Мөслимә апа Түбән Әхмәт авылында туган. Биш балалы гаиләдә иң кечкенәсе була ул. Янурыс җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәптән кайтканда авылдашларына хатлар, гәҗитләр дә алып кайта. Шуңа да аның кайтуын зарыгып көтеп ала торган булганнар. Мәктәпне бетерү генә насыйп булмый Мөслимәгә. Колхозны җитәкләүче әтисе кызын ат белән урак урырга куя һәм шуннан соң ул башка эшләргә дә йөртә башлый. Әтисе Мөслимәне тегү тегәргә дә өйрәтә әле. Колхозда весовщик, 1950 елда Сарман сөт заводында аппаратчы булып эшли. Аннан соң инкубаторда 3 ел хезмәт куя. Кино күрсәтеп, шунда ук кассир булып та эшли.