Труженики тыла

ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА (ӘХТӘМОВА) СӘКИНӘ ӘХТӘМ КЫЗЫ

1929 елның 29 октябренда Мәртен авылында туган. Гаиләдә 5 бала булган. Белеме - 3 класс. Сугыш башланган дигән хәбәрне әнисеннән ишеткән. Сугышка беренче елны ук олы абыйсы киткән һәм шул елны һәлак тә булган. “Сугыш беткән дигән хәбәрне радиодан ишеттек,” - дип сөйли Сәкина апа. 12 яшеннән урман кискән, вагон төягән, кыр эшләрендә эшләгән. 24 яшендә Юлбат авылы егете Шәйхелисламов Мөбәрәкҗан абый белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта төпчек улы Рузит белән гомер итә. Сәкинә апа гомер буе “Искра” колхозында эшләде.

ШӘЙХЕТДИНОВ БАҺАВЕТДИН ШӘЙХЕТДИНОВИЧ

Шәйхетдинов Баһаветдин Шәйхетдинович (1894 - 1986) Гражданнар сугышында ак полякларга каршы операцияләрдә катнаша, Бөек Ватан сугышында 13.4.1942 хезмәт армиясенә алына, 1946 елда дем - нә. Улы Нуретдин Баһаветдинов (1924) сугышта 1945 елның 11 февралендә Польшаны азат иткәндә һәлак була. Аны язганда мәгълүмат тулы бирелде. Баһаветдин бабайның әтисе - Шәйхетдин Мостафа Әнисе - Һәдия Төхфәтулла

ШӘЙХЕТДИНОВ ИСЛАМ ШӘЙХЕТДИН УЛЫ

Шәйхетдинов Ислам Шәйхетдин улы 1927 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Камка авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1994 елда вафат.

ШӘЙХЕТДИНОВА (ХАҖИЕВА) МИНҖИҺАН ШӘЙХЕТДИН КЫЗЫ

Шәйхетдинова (Хаҗиева) Минҗиһан Шәйхетдин кызы 1932нче елның 1 мартында Курсабаш авылында колхозчы гаиләсендә туа.Аның әтисе Шәйхетди, әнисе – Мәйсүфә исемле була. Минҗиһан апа башлангыч белемне Курсабаш мәктәбендә ала: 1939нчы елда ул беренче сыйныфка укырга керә һәм 7нче сыйныфка кадәр шунда укый. 1945нче елда ул мәктәптә укуны бетерә һәм бүтән укуын дәвам итә алмый. Соңрак колхозга эшкә керә.

ШӘЙХЕТДИНОВА ГАРИФӘ ХӘЙДАР КЫЗЫ

Шәйхетдинова Гарифә Хәйдаров кызы 1894 елның 1 июнендә Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Гомере буе колхозда эшләгән. 2 бала анасы. 1990 елның 31октябрендә вафат була. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ШӘЙХЕТДИНОВА НАҖИЯ ШИҺАП КЫЗЫ

1929 елның 13 нче маенда Апас районы Зур Күккүз авылында дөньяга килә. Язмыш Наҗия апаны ике яшендә үк әтисез калдыра. Әнисе Зиһникамал апа өч баланы ялгызы устерэ.

ШӘЙХИЕВА РУШАНИЯ ХАҖИ КЫЗЫ

Шәйхиева Рушания апа истәлекләреннән: Мин,Миңнуллина-Шәйхиева Рушания 1931 ел ның 12 маенда татар Ябалагы авылында колхозчы гаиләсендә тудым.Әтием Хаҗи,әнием Сәхипҗамал исемле иделәр. Әнием миңа 1яшьтә 5 ай чагымда үлеп киткән,без апа белән икәү калганбыз, ул 1927 елгы .Мин сугыш башланганда 10 яшендә,тормыш бик авыр,өскә-башка юк. Әни үлгәч, әти Зәйнәп әнине алып кайтты, ул 6 бала тапты,гаиләбез зурайды.Әти сугышка китте.

ШӘМСЕТДИНОВ ТИМЕРГАЛИ ШӘМСЕТДИНУЛЫ (1923-1992)

Олы Нырты авылында туган, Лесхоз авылында җирләнгән. Сугыш елларында “Чулпан” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 730 от 28.09.1948). “Сугышта катнаша. “Катюша”да хезмәт иткән. Сугышта кылган батырлыклары өчен “Кызыл байрак” һәм “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнә. Сугыштан бик каты яраланып кайта. Бераз рәтләнгәч ДТ-74 тракторында эшли. Тракторлары ватылгач, иптәше белән басуда тракторларын соңга калып рәтлиләр иде”. (тыл ветераны Шәмсутдинов Шәйхелислам истәлекләреннән)

ШӘМСЕТДИНОВ ШАЙХЛИСЛАМ ШӘМСЕТДИН УЛЫ.

Олы Нырты авылында 1928 нче елның 25 нче ноябрендә туган. “22 нче июнь 1941 нче ел. Урамны яңгыратып тревога сугыш башланганны белдертте. Ир-ат, хатын-кызларны клубка җыйдылар. Без, балаларда, клуб каршына җыелыштык. Әһәм исемле 1921 нче елгы егет “безнедә алырлар инде бу сугышка”, дигән иде, сугышка киткән көе әйләнеп кайтмады.

ШӘМСЕТДИНОВ ШАЙХЛИСЛАМ ШӘМСЕТДИН УЛЫ.

Олы Нырты авылында 1928 нче елның 25 нче ноябрендә туган. “22 нче июнь 1941 нче ел. Урамны яңгыратып тревога сугыш башланганны белдертте. Ир-ат, хатын-кызларны клубка җыйдылар. Без, балаларда, клуб каршына җыелыштык. Әһәм исемле 1921 нче елгы егет “безнедә алырлар инде бу сугышка”, дигән иде, сугышка киткән көе әйләнеп кайтмады.