Труженики тыла

ЯРУЛЛИНА ЗӘЙТҮНӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Яруллина Зәйтүнә Нурулла кызы Апас районы Кече Күккүз авылында 1928 елның 14 декабрендә туа. 2 ел башлангыч сыйныфны тәмамлагач, күзләре начар күрә башлый. Шул сәбәпле укуын дәвам итә алмый. "Сугыш башланган көнне Янгелде авылында, апаларда кунакта идек, әтиләрне сугышка алалар диеп елашып кайтып киткәнем исемдә" - ди Зәйтүнә апа. Сугыш чоры балаларының язмышы бертөрле. Зәйтүнә апа да урак ура, печән чаба, Мари урманнарына кадәр урман кисүгә йөри. Колхозда маллар карый.

ЯРУЛЛИНА РУЗИЛӘ ХӨРМӘТУЛЛА КЫЗЫ

Яруллина Рузилә Хөрмәтулла кызы Саба районы Өет авылында 1931 елның 3 мартында бәрәнче бала булып дөнъяга килә. 7 класс бетергәч, әнисенә ияреп колхоз эшенә йөри. "Урак урып, печән чаптык, урман чистартырга йөрдек, ничекләр түздек. Ашарыбызга булмады, якындагы урманга барып җиләкләр, үләннәр җыйдык. Күрше урыс авылындагы бәрәңге басуына барып черек бәрәңге җыеп кайтканда, төнге каравылчылар тотып, капчыкларыбызны алып калды. Мин телсезгә сабыштым, жәлләделәр, теле дә юк, ашарына да юк диеп капчыкны кире бирделәр"- диеп искә ала Рузилә апа.

ҖАББАРОВА МАҺИРА ХАҖИ КЫЗЫ

Җаббарова Маһира Хаҗи кызының үткән гомер юлына карап, ил тарихын күзалларлык. Әтисе Хаҗи узган гасырның репрессия еллары корбаны була. Иске Имән авылында яшәгән гаиләнең 4 балалары бар дип тормаганнар, әтиләре кулга алынгач та, өйләренә кадәр сүтеп, Сарманга күчереп салалар. Ирсез дә, өйсез дә калган Миңлесорур апа Петровка Завод авылына күченә. Озак та тормый сугыш башлана. Маһира апаның 18 яшьлек туганы Галиәхмәт тә сугыш кырларында ятып кала. Үзе спирт заводында лабораториядә, буфетта эшли.

ҖИҺАНГИРОВА ФӘҮЗИЯ МИННУЛЛА КЫЗЫ

Тыл ветераны Җиһангирова Фәүзия Миннулла кызы 1932 нче елның 5 июнендә ТАССР нын Апас районы Үтәмеш авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 9 яшь булган. Яшүсмер кыз бала әле бу вакытта сугыш афәтенең никадәр газап, кайгы, авырлыклар китерәсен башына да китерми. Әмма дәһшәтле сугыш кызны өлкәннәр белән бергә төрле колхоз эшләрен башкарырга, басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга чыгара. 1948 нче елда Капри мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлагач, авылда бухгалтер итеп куялар. Читтән торып бухгалтерлар курсын тәмамлагач Югары Ындырчы авылында хисапчы булып эшли башлый.

ҖИҺАНШИНА МӘЛИКӘ МУЛЛАХМӘТ КЫЗЫ

Җиһаншина Мәликә Муллахмәт кызы сөйләгәннәрдән:“1930 нчы елда Югары Симет кардонында туганмын. Әтием лесник булган. Сугыш башланганда 10 яшьтә идем. 1940 нчы елда әтине Мәскәү төзергә алып киткәннәр. Сугыш башлангач, Мәскәү төзергә киткән 7 кешенең берсе дә авылга кайтмаган, сугышка киткән. Минем әтием бригадир формасында киткән. Әни 5 бала белән кала. Иң кечкенәсе мин. Без фермада сарык, дуңгыз карадык.13 яшьтә Кукмарага вагон төяргә бардык. Агачлар, киртәләр төядек. Квартирада әллә-ничә кеше тордык. 14 яшемдә Лесхоз урманында утын кистеләр. Без шунда ботаклар җыйдык.

ҺАДИЕВА (МУБАРАКОВА) ТӘСКИРӘ ДӘҮЛӘТ КЫЗЫ

1928 нче елның 26 нчы июнендә Саба районының Шекше авылында туган. 1936-1943 нче елларда Шекше мәктәбендә белем алган. 1943-1949 нчы елларда Тельман колхозында счетовод булып эшлэгэн: төнге 12 гә кадәр бригадирлардан сводка жыйган ,шуны 15 кон саен районга жәяүләп барып тапшыра торган булган. 1949-1951 нче елларда авыл советына күчергәннәр. 1950 нче елны Һадиев Зөфәр Һади улына кияүгә чыккан. Тормыш иптәше тегермәнче булганлыктан, алар башта Шекшедэ торганнар, 1957 нче елны Мәртенгә күчергәннәр, ә 1960 нчы елның маеннан Тенекидә урнашканнар.

ӘГЪЛӘМОВ ӘГЪЛӘҖЕТДИН ӘГЪЛӘМ УЛЫ

Әгъләмов Әгъләҗетдин Әгъләм улы 1909 елда Актаныш районы Илчебай авылында үзеннән соң туасы 6 малай һәм 2 кызга олы абый булып дөньяга килә. Репрессия чорында әтисез калалар, бөтен авырлык Әгъләҗетдинга төшә. Сонрак кайгыдан әниләре үлеп китә.

ӘКБӘРОВА МАҺИНУР ГАТА КЫЗЫ

Әкбәрова Маһинур Гата кызы 1914 елның 12 мартында Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соң колхозда эшләгән. 2 бала тәрбияләп үстергән. 1980 елның 25 ноябрендә вафат булган. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ӘЛМӨХӘММӘТОВА ӘМИНӘ ГЫЙНИЯТУЛЛА КЫЗЫ

Шэмбалыкчы жирлегенен Тубэн Биябаш авылында гомер итуче, тыл хезмэткэре Элмохэммэтова Эминэ Гыйниятулла кызы 1932 елнын 9 нчы апрелендэ Тубэн Биябаш авылында доньяга килэ.Эминэ апа икенче класста укыган чакта,1941 елда этилэрен сугышка алалар,энилэре биш бала белэн ялгыз кала.Топчек малайлары Энэс, этилэре сугышка киткэндэ, алты айлык була. Авыр коннэр башлана,ачлык ,ашарга житмэу узэклэренэ утэ,кычыткан,алабута,улэн ашаган вакытларын эле дэ куз яшлэренэ буылып искэ ала Эминэ апа.

ӘСКӘРОВА (САЛИХОВА) МАҺИРӘ ШӘЙХЕТДИН КЫЗЫ

Әскәрова (Салихова) Маһирә 1919 нчы елның 1 нче июлендә Саба районы Төбәк авылында туа. Гаиләдә 3 бала була. Төбәк авылында белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Олы Кибәче авылының бик зыялы гаиләсендә тәрбияләнгән Каюм Салиховка кияүгә чыга. Алар, бергәләшеп , Саба районы Оет башлангыч мәктәбендә эшлиләр. Каюм Салихов мәктәп мөдире була, Маһирә Салихова –укытучы. Ул: “Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев та миндә укыды, бик тыйнак укучы иде”,-дип искә ала торган була.