Труженики тыла

ЗАЙЦЕВА ФЕОДОСИЯ НИКОЛАЙ КЫЗЫ

Зайцева Феодосия Николай кызы 1925 елның ноябрендә Югары Саурыш авылында туган. Сугыш башланганда 16 яшь булган. Сугыш чорының бөтен авырлыкларын күргән. Иген иккәннәр,Шәмәрдән, Саба, Кибәче урманнарында агач кискәннәр, вагоннарга төяп җибәргәннәр, фермада атлар, сыерлар, сарыклар тәрбияләгәннәр. 1965 елда басуда арыш урганда кинәт сукыр калып аны курше кызы алып кайткан, шуннан бирле 1 нче группа инвалид. Кияугә чыкмаган,балалары юк. 91 яшь ноябрь аенда тулды.

ЗАКИРОВ МИННЕХАРИС ЗАКИР УЛЫ

Закиров Миннехарис Закир улы 1930 елнын 13 мартында Өч Нарат авылында туа 1941 елны сугыш башланганда 5 сыйныфта укыган чагы була. Барлыкир-егетләрсугышкакитепбеткәчбөтенэшхатын-кыз, карт-коры, бала-чага өстенә кала. 13 яшьтәнбарлык колхоз эшләрендәдәкатнашып, ат,үгезләржигеп жир сөреп, сука сукалап, игенигеп, җыеп, урыпсугыпйөргәннэр. УсәтөшкәчИштугангаеллар буе, көннәр-төннәр буе урман ташыганнар. Бугенгекөндәулыбеләнкиленетэрбиясендәгомеритә.

ЗАКИРОВА НӘФИСӘ ГАЛИ КЫЗЫ

Мин, Закирова Нәфисә Гали кызы 1923 елның 2 нче маенда Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында тудым. Миңа 2 яшь булганда әнием Сәхипкамал үлгән. 14-15 яшьләрдә колхоз эшенә чыга башладым, урак урып көлтэ бәйләргә.

ЗАКИРОВА ХАДИЧӘ МОРТАЗА КЫЗЫ

Закирова Хадичә Мортаза кызы 1916 елның 20 маенда Яңа Камка (Мәүләшә) авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соң колхозда эшләгән. 5 бала тәрбияләп үстергән. 1994 елның 31 июнендә вафат булган. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ЗАКИРОВА ХӘКИМӘ

Хәкимә әби язмышында сугыш чоры хатын-кызларының бар тормышы, кичереше чагыла. Бер гасырга якын гомер кичергән акъәбинең язмышына үпкә сакламыйча, зарланмыйча, сыкранмыйча тормышны һаман да сөеп яшәве күпләргә үрнәк булырлык.

ЗАЛЯЛОВА ТАМАРА СТЕПАНОВНА

1930 нчы елның 9 нчы мартында Кызыл Йолдыз районы Шомырбаш авылында дөньяга килә. 1937 нче елда туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Сугыш башланганда, аңа 11 яшь була. Тамара апаларның гаиләләреннән сугышка 1916 нчы һәм 1925 нче елгы абыйлары киткән. Алар исән-сау әйләнеп кайтканнар. Сугыш тәмамлану турындагы хәбәрне 7 нче класста укыгында ишетә. Бу шатлыклы вакыйганы мәктәп белән бәйрәм итәләр. Тамара апа Шомырбаш авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң укуын Котлы Бөкәш урта мәктәбендә дәвам итә.

ЗАМАЛИЕВА БИБИҖАМАЛ ЗАМАЛИ КЫЗЫ

Замалиева Бибиҗамал Замали кызы 1929 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Кибәче авылында туган. 1936 нчы елда беренче класска укырга керә.

ЗАНТИМИРОВ ИБРАҺИМ ГЫЙЛАҖ УЛЫ

Зантимиров Ибраһим Гыйлаҗ улы 1932 елның 13 маенда элеккеге Кайбыч районы( хәзер Апас районы) Берләш авылында туган. Гаиләдә җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.Ибраһим Гыйләҗ улы гаиләдә икенче бала була. Ә тиздән зур бәла-сугыш килде. Бөек Ватан сугышы башланганда Ибраһим Гыйләҗевичка 9 яшь була. 1941 елда әтиләре фронтка китә, 1942 елда аягына авыр яралана. 1941 елда абыйсы Низаметдин дә китә. Ибраһим Гыйләҗевич кечкенә иде, ләкин гомер буе бу куркыныч вакытны хәтерләтте. 8 яшьтән колхозда эшли башлый, өлкәннәр белән беррәттән фермада бөтен эшне башкара.

ЗАРИПОВ КАСЫЙМ МӨСТӘКЫЙМ УЛЫ

Зарипов Касыйм Мөстәкыйм улы 1929 елның 22 маенда туа. Тыл ветераны.12 яшендә ФЗӨ гә җибәрәләр. Аннан кайтуга шахтага эшкә китэ, анда 3 ел эшләп кайта . 1951 елның 18 январенда Борнай кызы Илһамиягә өйләнә. 1952 елның июлендә армиягә китә, 3 ел ярым хезмәт итеп кайта. Касыйм абый колхозда комбайнчы, соңыннан гараж мөдире булып эшли. Умартачылык белән дә шөгыльләнә. Касыйм абый белән Илһамия апа 63 ел бергә гомер итәләр. Бик күп мактау кәгазьлэре, медальләре бар. (Чуваш Борнае авыл җирлеге материалы).

ЗАРИПОВА ЗАЙТҮНӘ НУРГАЛИ КЫЗЫ

Мин Зарипова Зайтүнә Нургали кызы 1930 нчы елның 14 июлендә Курсабаш авылында туганмын.Анда әниемнәр аерылышкач әниемнең яшәргә урыны калмаган. Без ике кыз бала калганбыз. Әни бер сөйләшкәндә, “әллә берәрсен балалыкка бирим микән “-дип әйтеп куйган. Мине балалыкка алган әниемнәрнең балалары булмаган. Алар мине Югары Утарга алып төшкәннәр. Мине бик яратып тәрбияләп үстерделәр. Ул вакытта миңа 6 ай гына булган. Әнием колхозда, әтием Юдинода кондуктор булып эшли. Сугыш башлангач сугышка китә. Ике әтием дә сугышта вафат булалар.