Мәңгелек саф

АЛЕКСАНДРОВА (МИРОНОВА) ПРАСКОВЬЯ ПЕТРОВНА

1938 елның 25 октябрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Бигәш авылында Петр һәм Мария Никитична Мироновалар гаиләсендә 14 нче бала булып дөньяга килә. Әйе, әйе. 14 нче бала. Ләкин шуны әйтеп китәсе килә , ул балалар барысы да туу белән улеп барганнар. Әтиләре Петр әниләренең авырлы икәнен дә белмичә, сугышның беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткә алына.1942 елда әниләре ике игезәк - кыз һәм малай бала таба.Кыз бала сәламәтлеге начар булу аркасында туу белән үлә. Әтиләренә бу хәбәрне ишетергә, яңадан үзенең балаларын күрергә насыйп булмый. Ул сугышта һәлак була.

АЛЕКСАНДРОВА МӨҺӘЛЛИЛӘ ГАТИЯТУЛЛА КЫЗЫ

Александрова Мөһәллилә Гатиятулла кызы 1915 елның 17 октябрендә Сарман районы Урта Кәшер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1932 елның май аенда Карамалыда ачылган укытучылар курсына укырга бара һәм август аенда аны тәмамлый. Октябрь аеннан Югары Баграж башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Хезмәттәше Александров Алексей белән тормыш коралар. 1934-1942 елларда Рангазар, 1942-1943 елларда Мостафин, 1943-1944 елларда Иске Минзәләбаш, 1948-1949 елларда Янурыс авылларында укыта.

АЛЕКСАНИН ГРИГОРИЙ МИХАЙЛОВИЧ

Алексанин Григорий Михайлович 1925 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Нохрат авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1989 елда вафат.

АЛЕКСАНИН ДМИТРИЙ ЕМЕЛЬЯНОВИЧ

Алексанин Дмитрий Емельянович 1899 елда Казан губернасының Спас өязе Юхмачы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1981 елда вафат.

АЛЕКСАНИН МИХАИЛ СЕМЕНОВИЧ

Алексанин Михаил Семенович 1910 елда Казан губернасының Спас өязе Юхмачы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1988 елда вафат.

АЛЕКСАНИН НИКОЛАЙ ИВАНОВИЧ

Алексанин Николай Иванович 1921 елда Казан губернасының Спас өязе Юхмачы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1943 елда һәлак була.

АЛИАКБЕРОВ ИСЛАМ ШАРИПОВИЧ

Алиакберов Ислам Шарипович (р. 17.04. 1927, в д. Ново - Шаймурзино Буденновского района Татарской АССР ( ныне Буинский район РТ.-03.04.1993 д. Ново - Шаймурзино Буинского района) Окончил Ново- Шаймурзинскую семилетнюю школу ( 1941), рядовой колхозник колхоза « Сакко» Буинского района ТАССР . Служба в рядах СА(1944-1949)

АЛИЕВ ГАБДЕЛҺАДЫЙ АЛЛАЯР УЛЫ

Алиев Габделһадый Аллаяр улы 1915 елның 27 июнендә Габделһади исемле, Аллаяр Аллаколов һәм Фәхреҗиһан Нуретдин кызы гаиләсендә туган. Ятимнәр йортында тәрбияләнгән күрәсең, чөнки исеме, фамилиясе гел бозылып беткән. Сугышта һәм сугыштан соң да “Алеев Годий Алигорович” булып йөргән. Читтән Кызыл Армиягә алынган. Сугыш башланган елны Габделһадый лейтенант дәрәҗәсендә 188 укчы дивизиянең 595 укчы полкында, уукчы рота командиры булган. 1941 елда, беренчеләрдән булып Кызыл Йолдыз ордены бирелгән.

АЛИШЕВ АҺМӘТ ГАБДЕЛҺӘК УЛЫ

Аһмәт Габделһәк улы 1926 елның 15 сентяберендә Иске Рәзәп авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. 1951 елында Спасс педагогик училищесын, Мелекес укутучылар институтын тамамлады. 1949-82 елларда Искерязяпской урта мәктәбендә физика һәм математика укутучы булып эшли. 1960-81 елларда пропагандист була, 1970-85 елларда Иске Рәзәп авылында ветеранлар Советы рәисе була. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы (1985) орденнары белән бүләкләнә, «За победу над Японией» медале белән дә һәм бутән медальләр белән бүләкләнә.

АЛИШЕВ ЗАҺИТ ГАБДУЛХАКОВИЧ

Заһит Габделһәк улы 1924 елның Иске Рәзәп авылында туган. Сугыш башланганчы урта мәктәп укутучы булып эшли . Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. Кузнечиха районын херби коммисариаты белен Кызыл Армия сафларына алына. Старший лейтенант булып 1243 укчы полкында 375 укчы дивизиясендә терле фронтлар составында хезмәт итә. 1945 елның февраль аенда каты сугышларда катнашып Венгрия якларында геройларча һәлак булып җирләнә.