Мәңгелек саф

АПАС АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ ФӘРИТ АБЫЙ ЮНЫСОВ 4 ЕЛЛЫК ХӘРБИ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ИКЕ ЕЛЫН КЫТАЙ, КОРЕЯ ҖИРЛӘРЕНДӘ ҮТКӘРӘ

Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.

АПТИКАЕВ ФУАТ ШАЕХОВИЧ

Аптикаев Фуат Шәех улы 1907 елда Башкортстанның Янаул районы Чишмә авылында туган. Ул 1927 елда Бөре педтехникумын тәмамлап, иҗтимагый фәннәр укытучылары әзерли торган университетның философия факультетында һәм Казан профессура институтында укый. 1931 елда Мәскәү элемтэ инженерлары университетында укыта. 1938 елдан Алабугада эшли. Алабуга рабфагы директоры, аннан пединститутның кафедра мөдире. Бөек Ватан сугышы башлангач, Фуат Шәех улы, кулына корал алып, Ватанны саклаучылар сафына баса. Фронтта һәм тыныч хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен

АПТИКАЕВ ФУАТ ШАЕХОВИЧ

Аптикаев Фуат Шаех улы 1907 елда Башкорстанның Янаул районы Чишмә авылында туган. Ул 1927 елда Бөре педтехникумын тәмамлап, иҗтимагый фәннәр укытучылары хәзерли торган университетның философия факультетында һәм Казан профессура институтында укый.1931 елда Мәскәү элемтә инженерлары университетында укыта. 1938 елдан Алабугада эшли. Алабуга рабфагы директоры, аннан пединститутның кафедра мөдире. Бөек Ватан сугышы башлангач, Фуат Шәех улы, кулына корал алып, Ватанны саклаучылар сафына баса.

АРБЕКОВ АЛЕКСЕЙ ЯКОВЛЕВИЧ

Арбеков Алексей Яковлевич 1909 елда Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына.

АРСЛАНГАЛИЕВ МУЛЛАХМӘТ АРСЛАНГАЛИ УЛЫ

1927 елның 11 маенда Актаныш авылында туа. Фронтка 1944 елның ноябрендә китә. Белоруссия фронтында сугыша, бүлекчә командиры була. Әфганстан чигендә хезмәт итә. 1951 елда кайта. Старшина. Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Район статистика бүлегендә инспектор булып 4 ел эшли. Шоферлар курсларында белем ала. Район кулланучылар җәмгыятендә шофер булып 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

АРСЛАНОВ ГАЛИМӘРДӘН АРСЛАНГӘРӘЙ УЛЫ

1905 елның 20 октябрендә Арслангәрәй Рәҗәпов һәм Мөшфикә Әхмәт кызы гаиләсендә туган. Сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшләгән. 1941 елның 23 июнендә фронтка киткән. 1945 елда сугыштан кайткан. Орден­медальләре: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985). Хатыны Мияссәрә. Балалары: Кәшфелразый (1937), Гөлсинә (1940), Равил (1946), Рәмзия (1949), Фәүдәт (1951), Дамира (1954), Рәзинә (1957). 1985 елның 6 сентябрендә вафат булган, Илексаз авылында җирләнгән.

АРСЛАНОВ КӘШФЕЛГАЯН АРСЛАНГӘРӘЙ УЛЫ

1913 елның 5 февралендә Арслангәрәй Рәҗәпов һәм Мөшфикә Әхмәт кызы гаиләсендә туган. 1941 ел ның 26 июлендә Кызыл Армия сафларына алынган. Туганнарына юлланган соңгы хаты 1942елның 3 апрелендә килгән. Соңрак, 12 июль дә Смоленск шәһәре тирәсендә барган бәрелешләрнең берсендә әсирлеккә төшкән. Зидельце шәһәрендә урнашкан концентрацион лагерьдә тоткынлыкта булган. 1943 елның 3 августында әсирлектә вафат булган. Өйләнмәгән.

АРСЛАНОВ МӘГЪCҮМҖАН АРСЛАНГӘРӘЙ УЛЫ

1903 елның 28 февралендә Арслангәрәй Рәҗәпов һәм Мөшфикә Әхмәт кызы гаиләсендә туган. Сугышка кадәр машинист булып эшләгән. 1941 ел ның 26 августында Кызыл Армия сафларына алынган. Бәрелешләр вакытында яраланган һәм хәрби госпитальдә дәваланган. Савыкканнан соң, Юдино хәрби комиссариатына чакырылган, ә аннан 1942 елның 8 ноябрендә Ижевск шәһәренә 18 нче запас укчы батальонына җибәрелгән. Фронтка җибәрелгәч, соңгы хатын ул 1943 елның 5 февралендә язган. Хатыны Нурлыгаян.

АРСЛАНОВ ВӘЛИ АРСЛАН УЛЫ

1925 елның 4 августында Яңа Богады авылында туган һәм тормыш иткән. 1943 елның 13 гыйнвар сугышка озатла. I Украина фронтында сугыша. Польшаны яулыйлар. Германиягә бәреп керәләр. Бөек Җиңү көнен рядовой солдат Германиянең Веттенбург шәһәрендә каршылый. Туган авылына 1945 елның 31 декаберендә кайта. Күп кенә медальләре бар. Кайткач, "Богады" колхозында шактый еллар шофер булып эшлә, 1985 елны лаеклы ялга туктый. Тыныч тормыштагы фидәкарь хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә, исеме мактау тактасында тора.

АРСЛАНОВ ШӘЙМӘРДӘН ШӘЙСОЛТАН УЛЫ

Арсланов Шәймәрдән Шәйсолтан улы