Мәңгелек саф

ӘХМӘТШИН ХӘНИФУЛЛА ӘХМӘТША УЛЫ

Әхмәтшин Хәнифулла Әхмәтша улы 1903 елда ТАССРның Әлки районы Иске Салман авылында туа. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комисариатыннан чакырыла.

ӘХМӘТШИН ХӘНӘФИЯ ӘХМӘТВӘЛИ УЛЫ

Әхмәтшин Хәнәфия Әхмәтвәли улы 1925 елда ТАССРның Әлки районы Иске Салман авылында туа. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. 2001 елда вафат.

ӘХМӘТШИН ӘХЛИУЛЛА ХӘЙРУЛЛА

Әхмәтшин Әхлиулла Хәйрулла улы1918 елда Беренчемай районы, Түбән Абдул авылында туа. Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлагач, чистай техникумына укырга керә.Әхлиулла Хәйрулла улы 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышы башлангач үз теләге белән Ватанны якларга алына. Телләрне яхшы белүе аңа ярдәм итә, ул сугышта тәрҗемәче була.

ӘХМӘТШИНА ҖӘМИЛӘ КАРАМ КЫЗЫ

1923 елның 17 декабрендә Иске Байсарда туа, шунда яши. II группа хезмәт инвалиды. Минзәлә фельдшер-акушерлык училищесын 1940 елда тәмамланган кызны сугыш башланганның икенче көнендә -1941 елның 23 июнендә армияга алалр. Казандагы хәрби кыр хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы, комсорг була.1945 елның 15 декабрендә хәрби хезмәттән азат ителә. "1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", соңыннан юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хастаханә җитәкчелегененң рәхмәтләрен ала. Участок хәстаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшли, 1977 елның декабреннән лаеклы ялга чыга.

ӘХМӘТШИНА ҖӘМИЛӘ КӘРАМ КЫЗЫ

1923 елның 17 декабрендә Иске Байсарда туа, шунда яши. ll группа хезмәт инвалиды. Минзәлә фельдшер-акушерлык училищесын 1940 елда тәмамлаган кызны сугыш башланганның икенче көнендә - 1941 елның 23 июнендә армиягә алалар. Казандагы хәрби кыр хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы, комсорг була. 1945 елның 15 декабрендә хәрби хезмәттән азат ителә. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", соңыннан юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хастаханә җитәкчелегенең рәхмәтләрен ала.

ӘХМӘТҖАНОВ ГАБДУЛЛА ӘХМӘТҖАН УЛЫ

Әхмәтҗанов Габдулла Әхмәтҗан улы 1919 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Камка авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1985 елда вафат.

ӘХМӘТҖАНОВ ГАЛИМҖАН ХУҖАҖАН УЛЫ

Әхмәтҗанов Галимҗан Хуҗаҗан улы 1909 елда Казан губерниясенең Спас өязе Татар Чиябаш авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туа. Бөек Ватан сугышы ветераны.

ӘХМӘТҖАНОВ ИДРИС СРОРТДИН УЛЫ

Идрис Срортдин улы 1925 елның 27 декабрендә ТАССРның Әлмәт районы Колшәрип авылында татар крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларын да Курск сугышында катнашкан. Курск дугасындагы сугыш совет гаскәрләренең ныклыгы һәм каһарманлыгы символына әверелде. Идрис Әхмәтҗанов бу тарихның бер өлеше иде. Курск сугышыннансоң ул авыр сугыш кырларында, Днепрны кичкәндә сугышкан. Ул вакытта совет солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгы бу операциянең уңышын тәэмин итәргә ярдәм итте. Бу Кызыл Армиягә Европаның эчке районнарына һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

ӘХМӘТҖАНОВ НАСЫБУЛЛА ШАКИР УЛЫ

Әхмәтҗанов Насыбулла Шакир улы Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына.

ӘХМӘТҖАНОВ НӘҖИП ӘХМӘТҖАН УЛЫ

Ахметзянов Нәҗип Әхмәтҗан улы 1917 елның 6 октябрендә Сарман районы Юлтимер авылында урта хәлле гаиләдә туган. 1939 елда армия сафларына алына. Польша границасы янында, Трогобище районында хезмәт итә. Сугышка беренче көннән үк керә. Днепрга хәтле зур югалтуларга дучар булып чигенәләр. Полтава өлкәсенә кайталар. Полкны оформить итеп пушка тарттырып йөрергә җибәрәләр. Беренче мәртәбә Кременчук янында 8 сентябрьдә яралана. 1 ай госпитальдә дәваланнан соң яңадан сугышка керә.