Мәңгелек саф

ӘХМӘТОВ ЗАКИР ӘХМӘТ УЛЫ

1941 нче елда Совет Армиясе сафларына чакырылган. Яраланган, әсирлеккә төшкән, әсирлектән качкан. 1944 елга кадәр Белоруссиядә партизан булган. 1945 елга кадәр пехотада сугышкан. Медальләр белән бүләкләнгән.

ӘХМӘТОВ ИБРАҺИМ ӘХМӘТ УЛЫ

Әхмәтов Ибраһим Әхмәт улы 1907 елның 15 сентябрендә ТАССРның Әлки районы Чиябаш авылында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1989 елның 5 октябрендә вафат.

ӘХМӘТОВ КОРБАНГАЛИ МИННӘХМӘТ УЛЫ

Әхмәтов Корбангали Миннәхмәт улы 1922 елның 23 гыйнварендә хәзерге Сарман районы Күктау авылында туган. 1940нчы елда Чистай шәһәре район хәрби комитетыннан Кызыл Армия сафларына алына. Өлкән сержант дәрәҗәсендә 611нче авиация истребитель полкында механик булып хезмәт итә.8 Һава армиясенең 2 Украина фронты составында фашистларга каршы сугышканда күрсәткән батырлыклары өчен 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ул хезмәт күрсәткән И-153 самолеты ватылмыйча 25 очыш ясый шуның белән ул летчикларга фашистларны тар-мар итүгә зур ярдәм күрсәтә.

ӘХМӘТОВ НУРГАЛИ ГОБӘЙДУЛА УЛЫ

Әхмәтов Нургали Гобәйдула улы 1913 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1958 елда вафат.

ӘХМӘТОВ НУРГАЛИ ГОБӘЙДУЛЛА УЛЫ

Ахметов Нургали Гобәйдулла улы 1914 елда Казан губернасының Спас өязе Әлки авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1976 елда вафат.

ӘХМӘТОВ СОЛТАНГИР ӘХМӘТ УЛЫ (1909- 1941)

1909 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, колхозда эшли. 1941 нче елда сугышка китә. Өч ай сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фашистларга каршы һөҗүм вакытында башына дошман пулясы тиеп, һәлак була.

ӘХМӘТОВ ХАФИЗ ӘХМӘТ УЛЫ

1924 елның 1 августында туган. 1943 елның августыннан 1945 елның маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре, Дан ордены белән бүләкләнә.

ӘХМӘТОВА ТӘГЪЗИМӘ БИКТИМЕР КЫЗЫ (ТУКАЙ)

Ахметова Тәгъзимә Биктимер кызы 1930 нчы елның 25 нче июлендә Минзәлә районы Чебенле авылында туа.Сугыш башланганда 4 нче класска күчкән була. Әтисен - Даутов Биктимерне сугышка алалар, өйдә дүрт бала кала, иң кечкенәсенә бер ай. Бөек Ватан сугышы башланган елны сентябрь аенда Тәгъзимә иптәшләре белән укырга бармый, колхозга булыша:басуда әрем, тары, борчак йолкышалар. Колхоз пекарнясында ипи пешереп, басуда эшләгән баларга өләшә торган булганнар.Шулай итеп тамакларын туйдырганнар.Ындыр табагына төнлә эшкә чыкканнар,анда бик авыр булган.

ӘХМӘТСАФИН КАШАФЕТДИН ӘХМӘТСАФА УЛЫ

Әхмәтсафин Кашафетдин Әхмәтсафа улы 1903 елда ТАССРның Әлки районы Татар Борнае авылында туа. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1976 елда вафат.