Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Дүрт ятимнең бәхетсез балачагы

Корпункт: 

Сугыш вакытында кая карама толлык, ятимлек, ачлык, ялангачлык. Су буенда өч йорт эчендә — өч төрле язмыш. Бакча башындагы Әхмәтхан абыйның да хатыны Кәшифә үлеп китә, өч бала белән тол кала. Урамның икенче ягындагы Каюм абый да өч бала белән тол кала. Су буендагы беренче йортка да ире Гаптелхәе сугышта үлгәч, кызы яшь сабыен күтәреп әнисе өенә кайта. Алар Гаптелганигә ятимлек ачысын да, ачлыгын да белгертмиләр. Чөнки әнисе дә, әбисе дә, апайсы Әминә дә сау-сәламәт, җир-җимертеп эшлиләр.

Язмыштан узмыш юктыр...

Корпункт: 

Тәмле төшләр күреп йоклап яткан өч баласының башыннан сыйпап, дүртенче баласына авырлы хатыны Бибинур белән саубуллашып, иртәнге кояш белән бергә сугышка чыгып китә Мөхәммәтзәки.

Бөек Җиңү көне уңаеннан Әтнә халкына яраткан фильмнарның берсен тәкъдим иттеләр

Корпункт: 

9 май көнне 19.00дә Олы Әтнә авылының “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында “В бой идут одни старики” фильмы күрсәтелде.

Олы Мәңгәрдә Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үттеләр

Корпункт: 

Олы Мәңгәр авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг, әдәби-музыкаль чара узды. Мәңгәр балалар бакчасы, Мәңгәр мәктәбе укучылары, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бу чарада авылыбыз имамы Әмир хәзрәт, Мәңгәр авылы җирлек башлыгы Фәридә Филатова, мәктәп директоры Айнур Җәләлиев, Ветераннар Советы рәисе Хәлимә Закирова, тыл ветераны Шакиров Мәсхүт абый чыгыш ясадылар.Соңыннан очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Аяз булсын һәрчак зәңгәр күкләр, имин булсын илем, тормышлар мул булсын! Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Әтнә районында – Җиңү бәйрәме!

Корпункт: 

Халкыбыз батырлыгы - мәңгелек! Көн салкынча, җилле булуга карамастан, Җиңү бәйрәме йөрәкләргә җылы бер рәхәтлек бирүе белән истә калды. Елдагыча әфганчы ветераннар, мәктәпләрнең махсус формирование егетләре катнашында узган парад белән старт алды ул. Марш музыкасы астында атлаучыларны күреп, фотога төшерүчеләр күп иде. Социаль челтәрләрдә күп йөрер әле әлеге парад фотолары.

Бабам Суслонгерда да булган

Корпункт: 

Минем бабам Гарифҗанов Мәхмүт Гарифҗан улы 1906 елда туган. Әтнә районының «Текстиль» артеле бухгалтеры булып эшләгән. 1941 елның июлендә Арча район хәрби комиссариатына чакыртыла һәм кызылармияче була. Аны Мари Эльдәге Суслонгер уку лагерена җибәрәләр.

«Сугыш чоры балалары җылы сүзгә мохтаҗ»

Корпункт: 

Ташчишмә авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Өҗем һәм Ташчишмә авылында яшәүче тыл һәм сугыш чоры балаларының хәлләрен белделәр. Өлкән кешенең аздан да күңеле була бит, алар сугыш чорында күргән авырлыкларны, якын кешеләрен югалту ачысын күз яшьләре аша сөйләделәр.

Ш.Мәрҗани музеенда Җиңү бәйрәменә тематик чара

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне бәйрәме алдыннан Комыргуҗа авылы мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зиннатуллина З.Р. "Тылсымлы ил оригами" дигән музей түгәрәге үткәрде. Укучылар тематик лекция тыңладылар һәм оригами техникасында "Мәңгелек ут" эшләнмәсен ясарга өйрәнделәр.

Әтнә районы үзәгендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары үтте

Корпункт: 

9 май – Җиңү бәйрәме көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында Җиңү Парады үткәрелде. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасы янында кыр кухнясы эшләп торды. Бәйрәмгә килүчеләр өчен “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында төрле интерактив күренешләр, мастер класслар, тематик күргәзмәләр тәкъдим ителде. Шулай ук обелискка чәчәкләр кую тантанасы, бәйрәм концерты булды.

Яу кырында башын салган бабам

Корпункт: 

Минем бабаем, Җәләлиев Низаметдин, 1902 нче елда Казак Үртәме авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Тверь өлкәсендә стрелок булып хезмәт итә. 1942нче елдагы бәрелеш вакытында батырларча һәлак була. Оныгы Ильяс Хидиятов, Олы Әтнә урта мәктәбенең 5 В сыйныф укучысы #МойГеройМояСемья