Яңалыклар

Шәрәфиев Габделнур Кәримулла улы

Корпункт: 

“Күз алдында никадәр танкист һәлак булды, никадәр танк юкка чыкты, минем, гомерем бетмәгәнгәдер, чәч бөртегем дә көймәде”

Сезнең каһарманлыгыгыз аша бөек Җиңү яуланды

Корпункт: 

Минем бабам Габдрахманов Габделхәй Габдрахман улы 1909 елның 14нче октябрендә Дусым авылында туган. Бик кечкенәдән ятим калган. 1939 нчы елда әбием Фәйзрахман кызы Һәдия белән гаилә кора. 1940 нчы елда беренче балалары Абрар дөньяга килә. Әле баласы тәпи дә йөри башламый, Габлелхәйне армиягә алалар. Мари республикасы Суслонгер урманнарында сугышка әзерлиләр аларны. Бик күп кыенлыклар күрәләр анда.

Бабам белән горурланам

Корпункт: 

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 79 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Оста итекче, гармунчы, җырчы бабам

Корпункт: 

Сибгатуллин Мәүлит Сибгатулла улы - минем карт бабам. Минем карт бабам – Сибгатуллин Мәүлит Сибгатулла улы ихтияр көче нык һәм көчле рухлы бүлган. Ул 1911 елда Теләче районы Балыклы авылында туган. Кечкенәдән күп михнәтләр күргән, әтисен яшьтән юлбасарлар һөҗүм итеп үтергәннәр, аннан йортлары янып беткән.

Алтмыш бер елдан соң кабере табыла

Корпункт: 

Минем карт бабаем Хәбибуллин Кәримулла 1913 елда Әтнә районы Дусым авылында туган. Хатыны Рәбига белән күп тә яши алмыйлар. 1936 нчы елда Самат, 1939 нчы елда Тәлгать, 1941 нче елда Әхәт исемле уллары туа. Самат өч яшендә үлә. Ә Кәримулла сугышка киткәндә Әхәт әле тумаган да була.

Әтнә егете Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый

Корпункт: 

Лотфуллин Фоат Хидият улы 1924 елның 17 июлендә Әтнә районы Дусым авылында укытучы гаиләсендә туа.

Хәбибуллин Рәхмәтулла Хәбибулла улы

Корпункт: 

Исәнме, Рәхмәтулла абый! Сиңа бу хатны Дусым авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе яза. Сугышта үлеп калган энең Кәримулланың улы Тәлгать гаиләсеннән ерак еллар аша сәлам булып барып ирешсен бу хатыбыз. Син 1911 нче елда Хәбибулла бабай белән Нәгыймә әби гаиләсендә дөньяга килгәнсең. Абдулла, Рәхмәтулла, Кәримулла, Әхмәдулла, Ханнан исемле егетләр үскәнсез бу нигездә. Биш егетне сугышка озаткан нигез бу. Кызганычка каршы, Кәримулла энеңә туган авылына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1942 нче елда аның соңгы хаты килә, хәбәрсез югала.

Нәселебез горурлыгы ул

Корпункт: 

Нурислам бабаем 1908 нче елның 25 нче октябрендә Бахтыяр авылында туган.

Ул безнең горурлыгыбыз

Корпункт: 

Кемгәдер әти, кемгәдер бабай һәм дәү әти булган Гәрәев Хаҗи Гәрәй улы Хәсән күле буенда – японнарга, аннары – ак финнарга, немец илбасарларына каршы сугышып, өлкән лейтенант дәрәҗәсе алып, исән-имин туган якларына - Әтнә районының Дусым авылына әйләнеп кайта. Аны Мәскәүдәге Фрунзе Хәрби академиясенә укырга чакырсалар да, ул китми, авылда төпләнеп кала. Дусымның иң чибәр кызы Өммегөлсемгә өйләнеп, 6 бала үстерәләр. Бабаебыз бик тырыш, эшчән кеше иде, әмма фронтта алган яралары аңа озак яшәргә ирек бирмәде. Ул 56 яшендә үк вафат була.

Әтнә районында Бөтенроссия «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 770 агач усентесе утыртылды.

Корпункт: 

Бөтенроссия «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач усентеләре утырту эше оештырылды. Акцияда барлык мәктәпләр дә актив катнашты. Укучылар һәм укытучылар көче белән барлыгы 435 төп нарат һәм 335 карагай усентесе утыртылды.