Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Хезмәт сөючән һәм кул эшләре остасы Галина Баранова 90 яшен билгеләде. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән хакимият, «Посёлок» ТИС вәкилләре, балалары һәм күршеләре котладылар. Кунакчыл Галина Афанасьевна һәркемне ачык йөз белән каршылады һәм изге теләкләр, бүләкләр кабул итте, – Менделеев яңалыклары район газетасы хәбәр итә.
17 нче январьда Тат.Чаллы авылы китапханәсендә Д.Гранин һәм А.Адамовичның “Блокада китабы” буенча әдәби укулар узды. Әлеге чара Ленинград блокадасына һәм Д.Гранинның тууына 100 ел тулуга багышланды. Ленинград блокадасы турындагы истәлекләр беркемне дә битараф калдырмады. Халкыбызның ул вакыттагы түземлегенә, батырлыгына без хәзер дә сокланабыз, алар безнең күңелләрдә мәңге сакланырлар.
«Батырлыкка 30 ел, хәтерләргә 30 ел» республика конкурсы һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе «Батырлык урыны – Әфганстан» дигән темага 1,4 нче мәктәп , 1нче гимназиянең җиденче сыйныф укучылары өчен очрашу кичәсе үткәрде.
18 гыйнвар көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Россия тарихында истәлекле героик датага – Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган «Блокададан репортаж» дип исемләнгән тарихи-әдәби сәгать үткәрделәр.
Истәлекле вакыйга белән аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Айдар Сәфәргалин котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын һәм район башлыгы Валерий Чершинцевтан бүләк тапшырды. Котлауларга “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова, “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод” АҖ профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов кушылдылар.
Карман авылында яшәүче Зинаида Александровна Будрина 90 яшен билгеләде. Зинаида Александровна җиде бала тәрбияләп үстергән (бишесе исән-саулар). Икесе Карман авылында яши, калганнары Яр Чаллыда. Аның 14 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ул 13 яшеннән эшли башлаган. – Гомерем "Азинский" хуҗалыгында тырыш хезмәт куеп узды, – дип искә ала юбиляр.
Балалар китап ханәсендә №1 мәктәпнең 8 “В” сыйныф, №1 гимназиянең 7 сыйныф, №4 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән “Әфганстан – минем йөрәк ярам” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр А.Зеленцова һәм И.Марготнова балалар белән бергәләп, презентация, хәрбиләрнең фотолары, җырлар, шигырьләр аша моннан 30 ел элек булган вагыйгаларны барлап күнелнең иң нечкә кылларын күзгаттылар. Сугышчы-интернационалистларның үткән юлы турындагы тарихи мәгълүматны, аларның Ватанны чиксез яратуларын балалар зур кызыксыну, тирән дулкынлану белән тыңладылар.
3 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы Даниил Гранинның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Даниил Гранин - язучы һәм солдат" дип аталган кичә үткәрелде.
4 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен шундый исемдә “Карповчы” ТИС белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара узды. Анда ветераннар Советы һәм “Карповчы” ТИС Советлары рәисләре Любовь Сорокина һәм Гөлсинә Заһретдинова, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, Л.Я.Карпов исемендәге химзавод һәм туган якны өйрәнү музее вәкилләре Наталья Потапова һәм Ольга Смолькова, укучыларның ата-аналары катнаштылар. Җыелганнарны районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина сәламләде, Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклау мөһимлеген билгеләде.
1 нче мәктәп коллективы Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг үткәрде. Анда урта һәм өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, хакимият вәкилләре, “Бондюг” ТИС, ветераннар катнашты. Геройлар аллеясында 1 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Марат Гыймазетдинов, Людмила Ярославцева, Полина Чермакова һәм Оксана Кайманова җыелганнарга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары турында сөйләделәр. Аннан соң яшьләргә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева мөрәҗәгать итте.