Менделеевский

Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан

Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.

Акция «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»

Корпункт: 

Илнәт авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясенә кушылды. Акция кысаларында «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән тарихи досье үткәрелде, анда төрле яшьтәге китап укучылар катнашты. Китапханәче Бөек Ватан сугышының кайбер вакыйгалары, партизаннар, аларның сугыш вакытындагы батырлыклары турында сөйләде. Балаларга Н. Надеждина «Партизанка Лара», Л. Кассиль «Улица младшего сына», Б.Житков «Красный командир», Е.Воробьев «Тринадцатый лыжник», Л.Пантелеев «Республика ШКИД» әсәрләреннән өзекләр укылды.

Бөек Ватан сугышының курку белмәс батырлары

Корпункт: 

“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. Балалар “Салют, пионерия”, “Партизанка Лара”, “Куда летишь, журавлик” китаплары белән таныштылар. Герой пионерлар: Зина Портнова, Марат Казей, Лариса Михеенко, Володя Саморуханың батырлыклары турында белделәр. Алар җилкәсенә сугыш елларының авыр өлеше төшә. Алар ата – бабалары, абыйлары белән янәшә сугыштылар һәм батырлыклар күрсәттеләр.

Зур сугышның кечкенә геройлары

Корпункт: 

Камай авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында укыйбыз» акциясендә катнашты.

Батырлык сәгате “ Кыюларга күк йөзе дә буйсына”

Корпункт: 

Тойгуҗа авылы китапханәсендә очучы, хәрби очкычларны сынаучы, Советлар Союзы герое, Кызыл Байрак ордены, ике Ленин ордены, “Алтын Йолдыз”, “XX лет РККА” медальләре кавалеры, иң беренчеләрдән булып Мәскәүдән Ванкуверга Төньяк полюс аша бертуктамый очыш ясаган самолёт экипажы командиры Валерий Павлович Чкаловның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Кыюларга күк йөзе дә буйсына“ дигән батырлык сәгате үткәрелде.

“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясе

Корпункт: 

Енабердино авыл китапханәсендә “Көчлерухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” дигән акцияүткәрелде.

Нева блокадасы

Корпункт: 

2 нче мәктәп каршындагы «Гражданин» сәяси клубы утырышы Ленинград блокадасын өзүнең 75-еллыгына багышланды. Анда 8-11 сыйныф укучылары, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина катнашты. – 75 ел безне ул канкойгыч һәм дәһшәтле еллардан аерып тора. Очрашуда катнашучылар ленинградлыларның рухи көч чыганакларын ачтылар. Бондюглыларның Нева буендагы Шәһәрне азат итүдә нинди өлеш кертүләре турында сөйләштеләр, – дип билгеләде «Гражданин» сәяси клубы җитәкчесе Гөлүзә Бондарева.

ТЫЛ ХЕЗМӘТЧӘНЕ ГАЛИНА БАРАНОВАГА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ

Корпункт: 

Хезмәт сөючән һәм кул эшләре остасы Галина Баранова 90 яшен билгеләде. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән хакимият, «Посёлок» ТИС вәкилләре, балалары һәм күршеләре

Ленинград блокадасында 900 көн

Корпункт: 

Тихоново авылы китапханәсендә «Ленинград блокадасында 900 көн» дигән чара үткәрелде. «Ленинград шәһәре блокадасыннан репортаж» исемле презентация күрсәтелде, Ленинград турында шигырьләр укылды һәм Ленинград блокадасын өзү турында видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук «Блокада һәм тихоновлыларның гадәти булмаган тарихы» китабыннан өзекләр укылды. Әлеге китапның авторы Тихоново мәктәбе укытучысы Хадиуллина Миңлегөл. Чәй табыны артында да блокада белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар.

Әфган сугышы ветераны белән очрашу

Корпункт: 

Быелның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел тула. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, ГБУК РТ “Республика балалар китапханәсе” яшүсмерләр арасында «30 лет подвигу, 30 лет памяти» дигән конкурс игълан итте. Бәзәкә авыл китапханәсендә шушы конкурс кысаларында Р.Шакиров белән очрашу булды.

"Истә тот! Бу - Ленинград! Бу - ленинградлылар"

Корпункт: 

Тойгуҗа авылы мәдәният йортында "Истә тот! Бу - Ленинград! Бу - ленинградлылар" дип исемләнгән тарихи сәгать узды.