Сугышта катнашучылар

ХӘБИБРАХМАНОВ ГӘРӘФ РИЗВАН УЛЫ

Хәбибрахманов Гәрәф Ризван улы - 1924 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елны сугышка киткән, 1946 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1969 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ХӘБИБРАХМАНОВ НӘҮШИРВАН РИЗВАН УЛЫ

Хәбибрахманов Нәүширван Ризван улы – 1912 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елны сугышка киткән, 1942 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 2001 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ХӘБИБРАХМАНОВ ӘМИН РИЗВАН УЛЫ

Хәбибрахманов Әмин Ризван улы - 1927 елдаӘлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1944 елны сугышка киткән, 1951 елда кайткан. Батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән. 2013 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ХӘБИБРАХМАНОВА МӘРЬЯМ МИҢНӘХМӘТ КЫЗЫ

1918 елның 7 октяберендә Иске Сәфәрдә туа, шунда тормыш итә. 1942 елның 20 маенда 23 яшь 7 ай чагында сугышка үз теләге белән китә. Ерак Көнчыгышта хәрби аэродром саклый. 1944 елны авылына кайта, Җиңү көнен Иске Сәфәрдә каршылый. Юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хуҗалыкта төрле эштә эшли. 1968 елда лаеклы ялга чыга. Авылдашы Хәлиулла Хәбибрахмановка кияүгә чыга. 7 бала үстерәләр.

ХӘБИБУЛЛИН НАГЫЙМУЛЛА

Сугышка беренче көннәрдән үк китә. Ул Карело –Фин – Костенск – Ухтинск – 3 нче Белоруссия фронтлары составында яуда була. “Иң дәһшәтле сугышлар Карело –Фин юнәлешендә була. Иң авыр сугышлар булып хәтердә калды, - дип искә ала ветеран. Җиңү көнен Каунас госпиталендә каршылый. Авылга июнь аенда кайта. Пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.

ХӘБИБУЛЛИН ХӘМИДУЛЛА ХӘБИБУЛЛИН УЛЫ

1924 елның 1 мартында Чирү авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланып 1 ел узгач, хәрби чакыру ала. Күпләрнең үзәгенә үткән Суслонгерда 4 ай дәвамында хәрби өйрәнү үтә. Аннары аны Смоленск өлкәсенә җибәрәләр. lll Белоруссия фронтында, Балтыйк диңгезе янында сугыша. Германиягә кадәр барып җитә. Совет халкына зур җиңү китергән 1945 елның 9 май иртәсен дә Германиядә каршылый. Кыю йөрәкле фронтовик Ватан сугышы һәм Фронтовик орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

ХӘБИБУЛЛИН ӘСГАТЬ ХӘБИБРАХМАН УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибуллин Әсгать Хәбибрахман улы , 1926 елның 20 апрелендә Сарман районы, Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны 7 классны тәмамлый, Бөгелмә шәһәрендә механизаторлар әзерләү курсында укый. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. Ул Ерак Көнчыгышта, Япония чикләре буенда хезмәт итә. 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша. Сахалин утравындагы хәрәкәттәге армиядә артиллерист , сержант дәрәҗәсендә, орудие командиры була. Туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта.

ХӘЕРТДИНОВ СОББУХ ХӘЕРТДИН УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәертдинов Соббух Хәертдин улы 1914 елның 16 ноябрендә хәзерге Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Мәктәптә 4 класс белем алгач колхозда атлар карый аннан Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә керә. Жырларга, биергә яратканга курә спектакльләрдә аңа кубрәк жырлы рольләрдә уйнарга туры килә. 1937 елның 10 декабрендә Яр Чаллы шәһәре РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елны Финляндия белән барган сугышта катнаша. 1941 елның 1 августыннан Бөек Ватан сугышына китә.

ХӘЕРТДИНОВ СӘЛӘХИ ХӘЕРТДИН УЛЫ

1916 елның 24 июнендә Иске Балтач авылында туа. 1941 елның 24 июнендә фронтка ките,II Украина фронты составында сугыша. Җиңү көнен Венгриядә каршылый. Хәрби хезмәттән 1945 елның ноябрь аенда кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә. Җирлектәге күмәк хуҗалык һәм учреңденияләрдә төрле җаваплы эшләр башкара. Тырыш хезмәтчән буларак "Хезмәт ветераны" медале һәм күп санлы Мактау кәгазьләре тапшырыла. Хатыны Тәскирә белән ике малай үстерәләр.

ХӘЙДӘРОВ ИСМӘГЫЙЛЬ ХӘСӘНША УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйдәров Исмәгыйль Хәсәнша улы 1926 елның 18 февралендә ТАССРның хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авылда 7 класс белем ала. 1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. Ул Ерак Көнчыгышта 22нче Кызыл Байраклы укчы дивизиянең 304 нче укчы полкында 1943 елның ноябреннән 1944 елның мартына кадәр хәрби өйрәнүләр үтә. 1944 елның 18 февралендә ант (присяга) кабул итә. 1944 елның мартыннан 1945 елның маена 1125 нче номерлы артиллерия полкында 152 ммлы пушка гаубицада көйләп торучы (установщик ) була.