Сугышта катнашучылар

ШАЯХМЕТОВ СОББУХ ШӘЯХМӘТ УЛЫ

Сугыштан соң Югары Чыршылы колхоз идарәсендә ярдәмче бухгалтер булып эшләүче, Сталинград өчен сугышучы Шаяхметов Соббух Шәяхмәт улы түбәндәгене сөйли (17.01.1963 ел): "Мин фронтка 19 яшемдә киткәндә бары тик җиңү турында, илебезнең изге туфрагына баскан дошманннарны юк итү турында гына уйладым. Халкым өчен, туган илнең бәйсезлеге өчен булган сугышта мине бернәрсә дә куркытмый иде.

ШИҺАБЕТДИНОВ СӘЛӘХЕТДИН ШИҺАБЕТДИН УЛЫ

Шиһабетдинов Сәләхетдин Шиһабетдин улы

ШЫГАЙ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ АМАНУЛЛА АБЫЙ ГЫЙБАДУЛЛИННЫҢ СУГЫШЧАН ЮЛЫ 1943 ЕЛДА БАШЛАНА

Аларны иң элек Буага алып китәләр. Аннан Горький өлкәсенә җибәрәләр. Аманулла абый 6 ай дәвамында снайперлар әзерләү мәктәбендә хәрби күнекмәләр ала.

ШӘЕХ ФӘРДИ УЛЫ ФӘРДИЕВ

Шәех Фәрди улы Фәрдиев 1923 елда Актаныш районының Әнәк авылында туа. 1942нче елда Бөек Ватан сугышына китә, туган авылына 1947нче елда гына әйләнеп кайта. Колхозда хуҗалык мөдире булып эшли. 1948нче елда ул Шәрип Шәймиевның олы кызы Дөргалия апага өйләнә. Дөргалия апа тормышның ачысын-төчнсен күп татыган тырыш кыз була. Урман да кисә ул, печән дә чаба,ашлык та ура. Югары уку йортларында уку насыйп булмый аңа. Югыйсә зирәк,акыллы Дөргалиядән менә дигән белгеч чыгар иде.Шәех абый белән Дөргалия апа бергәләп 6 бала үстерәләр.

ШӘЕХҖАНОВ МӨБАРӘК ШӘЕХҖАН УЛЫ

1924 елның 30 сентябрендә Сәфәр авылында туа. Фронтка 1942 елның июнендә китә. Белоруссия фронтында сугыша. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Туган якка 1946 елда әйләнеп кайта. Рядовой. Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Әнәк авылында зоотехник булып эшли. Актанышта мал табибы булып эшләгәндә лаекты ялга чыга. "Социалистик ярышта җиңүче", "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемнәренә лаек була. Хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

ШӘИМОВ ҖӘҮДӘТ ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ

1926 елның 15 августында Яңа Богады авылында туа, шунда тормыш иткән. 1943 елның 7 нояберендә 17 яшьлек егетне дошманга каршы корәшкә җибәрәрләр Яугир икенче Ерак көнчыгыш фронтында япон гаскәрләренә каршы көрәшә. Рядовой солдат Җиңү көнен Харбин шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәч тә тиз генә өенә кайту насыйп булмый аңа. Урау юллар үтеп, 1950 елның декабрь аенда гына авылына кайтып җитү бәхетенә ирешә. "Бөек Ватан сугышы" ордены,юбилей медальләре белән бүләкләнә. Кайткач "Богады" колхозында хисапчы булып эшли. 1986 елны лаеклы ялга туктый.

ШӘЙДУЛЛИН РӘХИМҖАН ГАЙСӘ УЛЫ

Шәйдуллин Рәхимҗан Гайса улы 1925 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда фронтка алына. 1987 елда вафат.

ШӘЙМИЕВ ШӘРИП ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ.

1901 елда Калинин районы Әнәк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең әтисе, районның иң хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләренең берсе. Туган авылында "8 Март" күмәк хуҗалыгын оештыруда башлап йөри һәм аның беренче рәисе итеп сайлана. 1941 елның августында Бөгелмә шәһәре аша бик күп авылдашлары белән беррәттән сугышка китә. Мәскәү астында барган сугышларда каты яраланып кайткач, Пучы авылына караган "1Май" хуҗалыгын озак еллар җитәкли.

ШӘЙХИЕВ КИРАМ ФӘХРЕТДИН УЛЫ

Шәйхиев Кирам Фәhретдин улы,1926 елның 10 гыйнваренда Иске Камка авылында аерым хуҗалык булып яшәүче бик хезмәтчән гаиләдә туган. 1943 елда авылдан 17 яшлек 12 егет Кызыл Армия сафланыра чакырыла. Арзамас шәhәре янында тупланган 94 нче запас полкта әзерлек уза. 1944 елның июлендә 243 номерлы автоматчылар батальоны формалаша. Кирам Шәйхиев батальоны 3 нче Белоруссия фронтының 19 нчы танк бригадасы составында сугышта катнаша.Каты сугышлар белэн Польша аша Германия җиренә килеп җитә. Кирам Шәйхиевның фронт тормышында маршал Г.К. Жуковка донесение белән

ШӘЙХӘЙДӘРОВ КАМИЛ ШӘЙГӘРДӘН УЛЫ

1926 елның 10 апрелендә Әҗәкүл авылында туа, шунда яши. 1943 елның 8 ноябрендә яу кырына озатыла. II Ерак көнчыгыш фронтында сугыша. Җиңү көнен Комсомольск шәһәрендә каршылый. 1950 елга тикле шул шәһәрдә өлкән сержант булып хезмәт итә, топограф була. 1950 елның ноябрь аенда туган авылына кайта. Орден, медальләр белән бүләкләнә. Кайткач, "Актанышнефтепродукт" ААҖ 18 ел директор булып эшли. Соңыннан СХТ да инженер булып, 1986 елны лаеклы ялга туктый. Тырыш хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә. Тормыш иптәше Фазила белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.