- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
ВАСИЛЬЕВ Борис Михайлович (20.11.1913, Казан губернасы, Ядринск өязе Лебедкино авылы - 23.2.1955, Ставрополь шәһәре), Советлар Союзы Герое (20.11.1941), полковник (1953). Казан авиация институтында укый, Борисоглебск хәрби очучылар мәктәбен (1938), Качинск хәрби авиация мәктәбе каршындагы комиссар-очучылар курсларын (1941), Хәрби-һава академиясен (1951) тәмамлый. 1937 елдан Кызыл Армиядә. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, эскадрильяның хәрби комиссары ( 6 нчы армиянең 44 нче истребительләр авиация дивизиясе). Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре белән Киевны саклау (1941), Донбасс (1941), Харьков операцияләрендә (1942), Украина, Кырым, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. 1941 елның сентябренә 35 сугышчан очыш ясый, дошманның 9 очкычын бәреп төшерә. Сугыштан соң Хәрби Һава Көчләрендә командир вазифаларын башкара. 1953 тән запаста, Ставрополь шәһәрендә яши. Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; КалининВ.В., МакаренкоД.Г. Герои подвигов на Харьковщине. Хар., 1970; Наши земляки - Герои Советского Союза. Чебоксары, 1970; ЯкимовГ.В. Пике в бессмертие. А.-А., 1973; Память солдатского сердца. Чебоксары, 1979. Вып.1.
В.А.Шагалов.