Галерея

ШАКИРОВА НӘСИМӘ, ХАЛИУЛЛИНА ФӘУЗИЯ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда, илебезне ягулык белән тәэмин итү максатыннан, хатын-кызларны (нигездә, кияүгә чыкмаганнарын) торф чыгару җирләренә җибәргәннәр. Кәрәкәшле авылыннан да күп кызлар әлеге авыр хезмәттә булганнар: -Бәдертдинова (кыз фамилиясе - Әмиршина) Сәмига һәм Мөхәссәнә; -Шәрипова (кыз фамилиясе - Шакирҗанова) Гасыйма һәм Гасия; -Хөснуллина Җиһан һәм Зифа; -Вәлиәхмәтова Ямал; -Хәлиуллина Фәүзия; -Шакирова Нәсимә; -Фәхертдинова Әнисә; -Шәрипова Ямал; -Баһаова Маһинур;

ШАЯХМЕТОВ СОББУХ ШӘЯХМӘТ УЛЫ

Сугыштан соң Югары Чыршылы колхоз идарәсендә ярдәмче бухгалтер булып эшләүче, Сталинград өчен сугышучы Шаяхметов Соббух Шәяхмәт улы түбәндәгене сөйли (17.01.1963 ел): "Мин фронтка 19 яшемдә киткәндә бары тик җиңү турында, илебезнең изге туфрагына баскан дошманннарны юк итү турында гына уйладым. Халкым өчен, туган илнең бәйсезлеге өчен булган сугышта мине бернәрсә дә куркытмый иде.

ШИЯБИЕВА МИҢЛЕХӘКИМӘ ГАЙНЕТДИН КЫЗЫ

Шиябиева Миңлехәкимә Гайнетдин кызы Сарман районы Азалак авылында, Авзалетдинов Гайнетдин һәм Ногманова Миңлемөгаллимә гаиләсендә, 1928 елнын 22 маенда дөньяга килә. Колхозлар оешкан, кулакларнын халыкка бик зур зыян салган елларыннан соң, 1927 нче елда илебез бик куркыныч ачлык кичерә. Шушы коточкыч хәлләрдән соң туганга күрә, анын балалык чорлары бик авыр елларга туры килә. 1935 елда Азалакта башлангыч мәктәпкә укырга керә. 4 класстан 7 класска кадәр Катыш-Каран мәктәбендә белем ала. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәптә укулар туктый.

ШӘЙДУЛЛИНА МАЙСАПА НАСРУЛЛА КЫЗЫ

Хезмәт һәм тыл ветераны Шәйдуллина Майсапа Насрулла кызы истәлекләре. “Мин, Шәйдуллина Майсапа 1919 елның 10 июнендә Ворошилов районы Шәрләрәмә авылында Насруллин Насыйбулла һәм Шәйгалләмова Майбәдәр гаиләсендә туганмын. Әткәй 1914 елда беренче Бөтендөнья сугышына китеп, 4 ел йөреп кайта. Әткәйләрнең тары белән бодай яргычлары була. Анда әткәй үзенең абыйсы Хөснулла белән бергә эшлиләр. Аларның 4 атлары яргычны әйләндереп йөри, 2 ат урманнан утын ташыйлар, утынга яралар, сушилкада чи икмәкне киптерәләр.

ШӘЙМӘРДӘНОВА ХАЛИСӘ ШӘЙСОЛТАН КЫЗЫ

Шәймәрдәнова Халисә Шәйсолтан кызы 1941 нче елның 10 августында Иске Кәшер авылында, крестьян гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Шәйсолтан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Әнисенә ялгызы 5 баланы аякка бастыру бик авыр була, билгеле. Еш кына “И, кызым”, мин күргәннәрне яхшы кешенең эте дә күрмәде”-, дия торган була. Халисә апа истәлекләре:

ШӘМСЕТДИНОВ ГАБДЕЛВАХИТ ШӘМСЕТДИН УЛЫ

Шәмсетдинов Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 нчы елның 8 нче январенда Кукмара районы Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 нче елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 нче елның ноябрь аенда Совет Армиясенә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа связист булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый. Ватан алдында изге бурычын үтәгән өчен ул "Кызыл Йолдыз" Ордены белән бүләкләнә.

ШӘРИПОВА РӘСИНӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Минзәләбашта туып-үскән Рәсинә апалар гаиләдә өч бала булганнар. Әтиләре бу якты дөньядан бик яшьли киткән. Ат җигеп, Казанга йөрүләр, салкын тигерүләр эзсез үтмәгән шул. Тол калган әниләре бик тырыш була, колхоз эшенә дә җитешә, хуҗалыгында маллар асрый, күп итеп бәрәңгесен үстерә. Балалары да үзенә ошап, тырыш булалар, иртә кул арасына керәләр. Рәсинә апа да мәктәп елларында ук колхоз эшләренә йөри башлый. Кеше саны җитми дип, аны Сүбәләккә урман кисәргә җибәрәләр. Ярый бригадирлары кешелекле булып чыга: “иртә әле сиңа мондый авыр эшләргә җигелергә”,- дип кайтарып җибәрә.