Шәмсетдинов Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 нчы елның 8 нче январенда Кукмара районы Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 нче елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 нче елның ноябрь аенда Совет Армиясенә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа связист булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый. Ватан алдында изге бурычын үтәгән өчен ул "Кызыл Йолдыз" Ордены белән бүләкләнә. Шулай ук " За освобождение Варшавы", "За победу над Германией" медальләре бирелә. И.В.Сталиннан 9 рәхмәт хаты ала. "Кызыл Йолдыз" орденының Мактау битендә түбәндәгеләр язылган: "В боях при форсировании р.Одер и прорыва обороны противника на его западном берегу телефонист Шамсутдинов находился на НП командира 8-батареи и обслуживал телефонную линию, идущую на НП командира дивизиона. Неоднократно под ожесточенным огнем противника бесстрашно выходил на линию и устранял повреждений. При переходе НП на западный берег р.Одер Шамсутдинов тянул линию связи через оба русла реки и заболоченное пространство между ними и ослуживал ее во время боя. В течение 2-х дней боев телефонист Шамсутдинов проявил отвагу и мужество, под огнем противника поправил 18 порывов линии связи».
Сугыштан соң Совет Армиясендә шофер булып хезмәт итә. 1950 нче елда демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. 37 ел буена туган "Коммунизмга" колхозында комбайнер булып эшли. 1985 нче елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
Габделвахит абый тормыш иптәше Нуриәхмәтова Шакирә Нуриәхмәт кызы белән 50 елдан артык бергә яшәделәр. Шакирә апа Чишмәбаш башлангыч мәктәбндә укытучы булып эшләде, 2006 нчы елда вафат булды.
Габделвахит абый Шакирә апа белән 2 малай 1 кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы улы Заһит Зур Сәрдек гимназиясендә география укытучысы булып эшли. Кызы Заһидә Түбән Кама шәһәрендә тәрбияче булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Икенче улы Замил табиб. "Бәкер" дәвалау- сәламәтләндерү комплексы мөдире булып эшли.
Габделвахит Шәмсетдиновның "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан бастырылып чыгарылган "Беркем дә онытылмады" китабында урын алган "Әнкәмнең догалары"исемле истәлекләреннән өзекләр.
"Әнием мине армиягә озатканда " Лә илләһә иллә- Аллаһ, Мөхәммәде Расүллүллах" кәлимәсен бөти итеп язып, яртысын миңа биреп җибәрде, яртысын үзенә алып калды. Җиде ел Ватаныбыз сагында торып, утны- суны кичеп кайтып, бу юлларны яза алуыма әнкәйнең догалары сәбәп булган дими, ни дисең? Шул догалар Аллаһның рәхмәтен насыйп иткәндер.
Мин 1941 нче елда 7 нче классны тәмамладым. Ниятем колхозда эшкә калу иде . Ат белән эштә эшли башладым. Германия сугыш башлаган дигән хәбәрне күрше авыл Сабан туена баргач ишеттем. 50 яшькә кадәрге өлкәннәр сугышка алынды. Колхозның бер машинасы бар иде, ул да йөртүчесе белән сугышка китте. Бөтен эш хатын-кыз, яшүсмернең кул көче белән башкарылды. Авылда хәзерге кебек эшсез йөрүче юк иде. Тырмалау, сукалау, чәчү-уру, урылган ашлыкны кибәнгә куеп, кыш көне аны ат белән ындырда суктыру, дәүләткә ашлык илтү кебек эшләрне яшүсмерләр белән хатын-кызларга башкарырга туры килде. Барабан теше ычкынып, ындырда барабанчы булып эшләгән Миңлебикә апа һәлак булды. Ат куучы Вакыйф Сәләхов исемле малай щестерняга аягын өздерде.
1942 елның җәе. Урак өсте алдыннан берничә хатын-кыз белән ындыр табагы чистартырга бардык. Төштән соң көчле яңгыр яуды. Авылга кадәр - 5 чакрым, юл - елга аша. Кайтсак - елгада көчле ташу, авыл халкы ташу карарга җыелган. Миннән алда кергән атлы малай чыгып китте, мин дә аның артыннан кердем, арбаны ташу әйләндереп ташлады. Ат та бер агымга ага, мин дә. Яр буенда колхоз рәисе Бәдегетдин абый Фәттахов: "Вахит, дилбегәне ычкындырма, ычкындырма!" - дип кычкырып тора. Ат исән-сау ярга алып чыкты.
1942 нче елның кышкы айларында Иштуган станциясендә урман чыгардык. Авылда фатирда тордык. Хатын- кызлар урман кисүдә, без станциягә ташып торабыз. Шунда эшләгәндә беренче мәртәбә ак бүз белән бүләкләндем. Аны әни карага манып күлмәк текте, шул күлмәкне киеп армиягә киттем.
Без, 1926 нчы елда туганнар, 11 малай идек. 5 нче ноябрь көнне кич чыктым - 10 малайга солдатка китәргә хәбәр бар, миңа - юк. Кайтып йокларга ятыйм дисәм, ишек шакыйлар. Укытучылар Закирә апа Нуриәхмәтова белән Анвәр апа Хантимерова 7нче ноябрьгә повестка тоттырдылар. Әти вафат, абый 30 километр ераклыктагы авылда итек артилендә хезмәт армиясендә иде. Икенче көнне аның янына йөгердем. Ул рөхсәт алып кайтты, 7нче ноябрь көнне мине Кукмарага туры вокзалга илтте.
Башка районнардан килгән малайлар белән бергә безне поездга утыртып җибәрделәр. Бөгелмә станциясендә ашханәдә ашаттылар. Тагын вагоннарга утыртып, Ульяновск өлкәсенең "Барыш"станциясенә кадәр озаттылар. Төшкәч, юл капчыкларын асып, җәяү 20 километр ара узып, төн уртасында Измайловка дигән бистәгә килеп җиттек. Клубта җыелыш булды. Безне карантинга бер агач йортка урнаштырдылар. Бер атна яшәгәч, барыбызны да бет басты. Бер малайның: "40 бет утердем, бетереп булмый", - дип күлмәген яндырганы хәтердә уелып калган . Аннан мунча керттеләр, киемнәр биреп казармага урнаштырдылар. Караватлар юк иде , 3-4 катлы нарлар. Иртән күнегүләр ясыйбыз аннан янәшәдәге елгада юынабыз.
Бер көнне бер солдат суга капланды . Шуннан соң сарайга күчерделәр. Монда полк автомәктәбе икән. Безгә кадәр хатын-кызлар укыган. Алты ай укытып, йөртуче таныклыгы биреп, безне фронтка озаттылар.
1945 нче елнын 14 нче гыйнвары иде. Кичтән бригада командиры, полковник Акимушкинның дивизия командиры майор Агафонов белән элемтәгә кергәне бүгенгедәй хәтердә. Бригаданың көчле һөжүмгә күчәсе билгеле булды. Агафанов: "Мәскәү вакыты белән 6.00 сәгатьтә "Катюша" сигналына әзер булыгыз!" -диде. Безгә линиянең төзек булуы йөкләнде. Төне буе йокламыйча, линиянең төзеклеген тикшереп тордык. Иртән нәкъ 6.00 сәгатьтә "Катюша" дан ата башладылар. Аннан бөтен сугышчан техникадан ату башланды. Мин землянкадан чыгып карап тордым. Бөтен жирдә төтен, томан каплаган күк булган иде. Безнең линия өзелде, миңа көчле ут астында барып, линияне тоташтырырга туры килде.Ул көнне үзебезнең алгы линиядән ары китә алмадылар. Алгы линиядә төн уздырдык. Икенче көнне кабат көчле атышлар башланды. Бөтен техника бердәй һөҗүмгә күчте. Сугыш Варшаваны азат итү өчен барды. 17 нче гыйнварда Варшаваны азат иттеләр. Польша аша сугышны дәвам иттеләр. Одерга килеп җиттек, автострадада күпер җимерелгән, 2- 3 километрда Штеттин шәһәре күренеп тора. Кичкә күперне техника чыгарлык хәлгә китерделәр. Яңа килгән кече лейтенант минага басып һәлак булды. Танышырга да өлгермәдек. Башкирия егете, диделәр. Кич техника белән чыга башладык. Бер самолет килеп бомба ташлый башлады. Күпердән читкә төште. Безнең зенитчылар немец самолетын бәреп төшерделәр. Без исән- сау чыктык. Сугыш дәвам итте. Безнең хезмәт- элемтә булдыру. Алга бара- бара Штральзунд шәһәренә килеп җиттек. 8 нче май кичтән бер фермерның лапасында йокларга туры килде. Иртән чыксак- сугыш беткән.
9 нчы майдан соң безне шул тирәдә урман эчендә фин йортлары төзергә калдырдылар, шунда хезмәт иттек. Анда бригада командиры бүләкләнүчеләрне котлап орден медальләр тапшырды. Бригадага Сталинның 9 Рәхмәт хаты бирелгән. Аннан безне Польшага Бунслау дигән бистәгә күчерделәр. Миңа “Кызыл Йолдыз”Ордены тапшырдылар".