Фронтовиклар

АБДУЛЛИН ГАБДУЛХАК АБДУЛЛОВИЧ

Габдулхак Абдуллович родился 15 мая 1921 года в д.Нуркеево (Большой Нуркей) Сармановского района. Участник Великой Отечественной войны. Награжден орденом Отечественной войны 2-степени (1945г.) и медалями.

АБДУЛЛИН РӘҮФ

Абдуллин Рәүф 1919 елның 11 январендә Юлтимер авылында дөньяга килә. 1941 язында Армиягә китә. Шофер булырга укый. 2 удар армиянең 42 мотоукчы полкында хезмәт итә. Сугыш башлангач сугышка керә.

АБДУЛЛИН ХАҖИ МӨХӘММӘТ УЛЫ

Абдуллин Хаҗи Мөхәммәт улы 1918 – 29.12.1943 1938 елда Төркмәнстанның Чарджау шәһәреннән действительный хезмәткә алына. Аннан БВСна китә. Хәтер китабына кертелгән, т 18, 211 бит. Халык телендә “Әммәт улы”, кушаматы – Чемберлен. Өлкән лейтенант, 38 сд. Кабере – Киев өлкәсе, Германская Слобода авылы. Оп. 11458я. д. 277, л.202 Әтисе – Абдуллин Мөхәммәт (Әммәт) Әнисе – Шәфигыйҗамал Нигъмәтулла кызы. Ул Гатиятуллина Мингаян белән (1909-1986) бертуган. Сеңлесе Факия Тубылгы Тауга кияүгә чыга.

АБДУЛЛИН ШӘЕХРАЗЫЙ МАРДАН УЛЫ

Абдуллин Шәехразый Мардан улы Туган елы: 20 февраль 1918 ел Вафат булды: 2003 ел

АБДУЛЛИНА НУРФИКА АБДУЛЛА КЫЗЫ

1924 елның 2 декаберендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медицина училищасын тәмамлап Актаныш авылы Куҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл медпунктында фельдшер-акушерка хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябернедә хәрби хезмәткә чакырыла. Сугыш чорында Нурфикә Абдулла кызы Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып эшли.

АБДУЛЛИНА САРА АБДУЛЛА КЫЗЫ

Абдуллина Сара Абдулловна 1923 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда фронтка чакырыла. 1993 елда вафат. #ЖенскоелицоПобеды

АБДУЛХАКОВ ГАБДЕЛӘХӘТ АБДУЛХАК УЛЫ

Габделәхәт Абдулхак улы Абдулхаков Әтнә районы Әйшияз авылында яшәүче ветераныбыз 95 яшьлеген каршылады. 1920 елның 14 мартында дөньяга килгән Габделәхәт мәктәптә укып 7 сыйныф белем ала, 14 яшеннән колхозда төрле эшләр башкара. 20 яше тулгач, 1940 елның октябрендә армия хезмәтенә алына. Манчьжурия чигендә, 76-нчы полк 1-нче батальон З-нче рота 1-нче взвод 4-нче отделениедә кече сержант буларак отделение командиры вазифасын башкара.

АБЗАЛОВ ВАГЫЙЗ

1921 елда туган. 1941 елның апрель аенда Кызыл Армия сафларына алына. Сугышка 1942 елның декабрь аеннан керә. 1944 елны “Сугышта күрсәткән батырлык өчен” (“За боевые заслуги”) һәм “Сталиградны саклаган өчен” (“За оборону Сталинграда”) медальләре белән бүләкләнә.

АБЗАЛОВ МИРЗАЯН АБЗАЛ УЛЫ

Абзалов Мирзаян Абзал улы 1926 елның 18 августында Мортыш-Тамак авылында туган. Сугышка 1943 елның 10 ноябрендә алына. Бөгелмәдән поездка утыртып Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 22нче Кызыл Байраклы Чапаев исемендәге дивизия, 304 Новороссийск укчылар полкының пулеметчылар взводында, 8 ротының өлкән пулеметчигы булып хезмәт итә.

АБЗАЛОВ МӘХМҮТ ХАФИЗ УЛЫ

Абзалов Мәхмүт Хафиз улы 1925 елны Сарман районы Шәрләрәмә авылында туа. Гаиләдә 5 баланың иң өлкәне була, калганнары-кызлар. Әтисе Хафиз сугыш чыкканда колхоз рәисе булып эшли. Әтисен сугышка алганда Мәхмүт гаиләгә бердәнбер терәк булып кала, чөнки әниләре авыру, иң олы сеңлесе Гөлсинәгә 12 яшь кенә була. Шуңа күрә дә ул сугышка киткәндә безнең ихатага сукмакны биек чүп үләннәре басып китәр инде дип уйлый.