Мәңгелек саф

ӘЮПОВ НУРИСЛАМ ШӘЙХЕЛИСЛАМ УЛЫ

Әюпов Нурислам Шәйхелислам улы 1912 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1944 елда сугышка киткән, 1946 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 2000 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ӘҮМӘДИШИНА - ГӘРӘЕВА ФАГЫЙЛӘ

1938 елда почтальон булып эшли башлый һәм сугыш елларында да шушы вазыйфаны башкара. Хатларны Сарманнан үзе алып кайта. Булганда – колхоздан ат бирәләр, юк икән - ике дистә чакрым юлны җәяүләп барып кайтырга туры килә. Язларны ташу суларын ерып, кышларын өши – туңа, Фагыйлә Ләшәү Тамак почта бүлегенә хатлар ташый. Авылда бердәнбер телефон почтада урнашкан була. хат ташучыларга көн дәвамында элемтәдә утырасы. Телефон шалтырамаганда, хатларны Ләшәү Тамак, Дүсем авылларына бүләсе, әтиләре – абыйлары сугышта үлеп, әниләре белән генә калган яшь балалар өчен пособие бирәсе була.

ӘҺЕЛТДИНОВ ЗӘЙНЕТДИН ӘҺЕЛТДИН УЛЫ

Әһелтдинов Зәйнетдин Әһелтдин улы

ӘҺЛЕТДИНОВ НӘҖИП ӘҺЛЕТДИН УЛЫ

1923 елның 19 июлендә Олыимән авылында туа, шунда томыш итә. 1942 елныь апрель аенда 19 яше тулганчы яуга чакырыла. Горький шәһәреннән 8 чакырым ераклыктагы лагерьда күнекмәләр узгач, сентябрьдә Калинин шәһәрен саклаучылар сафына җибәрелә. Ноябрьдә яралана. Терелгәч, 1943 елның 4 апреленнән 1322 нче танкка каршы көрәшүче полкның 2 нче батарея сафында Украина, Румыния, Германия, Польшадагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1944 елның 8 сентяберендә кече серңант дәрәҗәсе бирелә. Җиңү бәйрәмен Чехословакиядә каршылый. Сугыштан соң Украинада хезмәт итә.

ӘҺЛИЕВ ГАБДУЛЛА ӘҺЛИ УЛЫ

Әһлиев Габдулла Әһли улы 1914 елның 28 гыйнварендә Иске Әлмәт авылында туган. 1922-1925 елларда авыл мәктәбендә укый.

ӘҺЛИЕВ ГИНИЯТ ӘҺЛИ УЛЫ

Әһлиев Гиният Әһли улы 1915 елда Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышка кадәр ул бухгалтер булып эшләгән. 1941 елның 5 сентябрендә ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан сугышка алына. Сержант. Мәскәү, Варшава янындагы сугышларда катнаша. Берлинга җиткән. 2003 елда вафат.

ӘҺЛИУЛЛИН ГАБДРАХМАН ӘҺЛИУЛЛА УЛЫ

Әһлиуллин Габдрахман Әһлиулла улы (1920 – июнь, 1943, 15.12.1942) рядовой, моб.- 31.04.1942. Хәтер китабында, т 18 – п/я 60. Һәлак була – июнь, 1943. Рязань өлкәсе, Тума станциясендә җирләнгән. Оп. 977520. Черепанов исемлегендә: 1253 сп., 579 сд. Һәлак була – 15.12.1942. җирләнә – Смоленская обл., Сычевский р – н, с. Подосиновка. Оп. 18001, д 535, л.233. Әтисе – Хәкимов Әһлиулла (1871 – 3.2.1944) Әнисе – Хәкимова Җамалия (1876 – 25.5.1948)

ӘҺЛИУЛЛИН ЗИННУР ХӨСНУЛЛА УЛЫ

Минем бабам Әһлиуллин Зиннур Хөснулла улы 1924 елда Күкшел авылында дөньяга килгән. 1942 елның 12 сентябрендә Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан яу кырына алына. Ул анда пулеметчы булып хезмәт итә. 1947 елның 4 февралендә демобилизацияләнеп, туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң “Татарстан” күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. 2007 елда вафат була. Бабам Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары, “Германияне җиңгән өчен”, “Ленинградны саклаган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Гөлия Дәминова