Мәңгелек саф

ӘТНӘ “ФУРЦЕВА”СЫ: ПАРТИЯГӘ ТУГРЫ ГОМЕР.

Заманына күрә кыю, принципиаль, үз эшенә тугры булып яшәгән һәм эшләгән әнә шундый кешеләрнең берсе – Разыя Хәбибуллинаны өлкәннәр әле дә хәтерли торгандыр.

ӘФЛӘТОВА СОЛТАНИЯ ШИҺАБЕТДИН КЫЗЫ.

1926 нчы елның 16 нчы мартында Марий Иленең Күлбаш авылында туа.

ӘХКӘМОВА ХӘМИДӘ ӘЮП КЫЗЫ

Янурыс авылында яшәүче Әхкәмова Хәмидә Әюп кызына быел җәй 95 яшь тулды. “Гомерем буе йөгердем дә, йөгердем: бар эшкә дә җитештем”- дип искә ала ул үзенең тормыш юлын. Колхозның бер эшеннән дә калмаган ул, гектарлап чөгендерен утаган, гомере буе сыер сауган. Алар буыны җилкәсенә авырлыклар күп төшсә дә, бер дә зарланмый Хәмидә апа. “Җылы көе сөт чөмерә идем, аның файдасы зур булгандыр. Бу яшькә җитмәгән дә булыр идем бәлки. Гомерем буе хәрәкәттә булдым, тик утыра белмәдем. Эшенә дә йөгердем, сабантуйларында да йөгердем, уеннарында катнаша идем”- ди Хәмидә апа.

ӘХЛИУЛЛИНА МИҢСЫЛУ ШӘЙХЕТДИН КЫЗЫ

Әхлиуллина Миңсылу Шәйхетдин кызы 1908 елның 22 апрелендә Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соң колхозда эшләгән. 9 бала тәрбияләп үстергән. 1985 елның 8 мартында вафат булган. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ӘХМЭДУЛЛИНА ТӘНЗИЛӘ НУРЗӘКИ КЫЗЫ

Мин, Әхмэдуллина Тәнзилэ Нурзәки кызы,1938нче елның 21 иче мартында Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә деньяга килгәнмен. Авыр еллар булса да ач булмадык. Әтием бик тырыш кеше иде, сыер асрадык, җәйләрдэ үлән, юа, какы, шомырт җыя идек.

ӘХМӘДУЛЛИН ВӘГЫЙЗ ЗӘКИ УЛЫ

1926 елның июнь аенда Илчебай авылында туа. Хәзерге көндә Актанышбашта яши. 1945 елның 15 гыйнварында сугышка озатыла. 346 нчы укчы полкта укчы булып хезмәт итә. Җиңү көнен Белоруссиядә каршылый. Сугыш беткәч тә тиз генә туган авылында кайту насыйп булмый. 1946-1947 елларда 25 нче каравыл ротасында укчы булып хезмәт куя. 1947 елда 17885 хәрби частьтә укчы була. 1950 елның 17 маенда авылына кайта. Ефрейтер булып хезмәт иткән яугирнең шактый медальләре бар.

ӘХМӘДУЛЛИН ӘНВӘР СӘЕТГӘРӘЙ УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улы, 1928 елның 5 апрелендә Сарман районы Баткак авылында туган. Салкын Алан авылы мәктәбендә 7 классны бетерә. 1944 елның 10 ноябрендә, бөтенләй яшь егет булып, Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби укулар үткәннән соң, Ерак Көнчыгышта, Япония чикләрендә, 41630 нчы хәрби частьта элемтәче ( линейный настройчик) булып хезмәт итә. Үзе хезмәт иткән полк составында 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша.Төрле авыр сынаулар үтеп, сугыш тәмамланганнан соң да, Кытай чигендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итүен дәвам итә.

ӘХМӘДУЛЛИН ӘНВӘР СӘЕТГӘРӘЙ УЛЫ

Сугыш ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улының истәлекләре: “Мин сугышка 1944 елда киттем, чөнки ул вакытка минем әти Москва янында аягын калдырып кайткан иде. Ә мин әти үчен алу өчен алдан гариза язып Совет Армиясе сафына киттем.

ӘХМӘДУЛЛИНА МӘДИНӘ ШӘЙМӘРДӘН КЫЗЫ

Әхмәдуллина Мәдинә Шәймәрдән кызы 1926 нчы елның 9 нчы октябрендә Иске Кәшер авылында туган. Авылында 7 класс белем алганнан соң, 17 яшендә колхозга эшли башлаган. Мәдинә апа истәлекләре:

ӘХМӘТБАЕВ СӘРВӘР ӘХМӘТБАЙ УЛЫ

Әхмәтбаев Сәрвәр Әхмәтбай улы 1908 елда туган, 1943 елдан сугышта катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен 1943 елның 4 ноябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Икенче хәрби бүләген Әхмәтбаев 1945 елда ала.