- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Шул уңайдан Әтнә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш юлын, гаиләсен, батырлык турында шигырен чагылдырылган буклетлар тараттылар.
Муса Җәлил – олылар белән беррәттән, балалар өчен дә бик күп иҗат иткән. Аның иҗатын балалар кечкенәдән белергә, өйрәнергә тиеш. Шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, сәнгатьле итеп, аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү максатыннан балаларга мастер-класс үткәрелде. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү төп бурычларыбызның берсе булып тора.