Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 15 нче февраль – бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел.

15 нче февраль – бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел.

Корпункт: 
Атнинский

Шул уңайдан Әтнә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш юлын, гаиләсен, батырлык турында шигырен чагылдырылган буклетлар тараттылар.
Муса Җәлил – олылар белән беррәттән, балалар өчен дә бик күп иҗат иткән. Аның иҗатын балалар кечкенәдән белергә, өйрәнергә тиеш. Шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, сәнгатьле итеп, аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү максатыннан балаларга мастер-класс үткәрелде. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү төп бурычларыбызның берсе булып тора.

Опубликовано 19 February, 2025 - 15:22 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 19/02/2025 - 15:22):https://tatfrontu.ru/tt/news/15-nche-fevral-boek-tatar-shagyyre-sovetlar-soyuzy-geroe-musa-zhlilnen-tuuyna-119-el