Агрызский муниципальный район Республики Татарстан
Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.
Корреспондент:
— Музей Агрыза
Адрес корпункта: РТ, г. Агрыз, ул. К. Маркса, д. 7а, в здании МБОУ СОШ № 4 г. Агрыз, тел. 8(85551)2-27-57, muzei.agryz@yandex.ru
Ответственный за корпункт: директор МБУК "Музей" - Шакирова Рамзиля Салиховна
Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.
Нарат авылының “аяклы энциклопедиясе“, активисты Әрибә апа Айтуганова туксан яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Аның бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, күп еллар район китапханәләр системасын җитәкләгән, хәзерге вакытта район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләүче Резидә Закирова, район үзәк китапханәсе директоры Эльмира Капилова, Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов котладылар.
“Мин ел саен 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантананы көтеп алам. Бер генә елны да бармый калганым юк. Быел да 9 Май бәйрәмен көтә башладым инде”, – ди шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Рәйсә апа Гафарова. Рәйсә апа сугыш елларын әле дә тетрәнеп искә ала. - Сугыш елларында Әгерҗедә ашлык әзерләү пунктында эшләдем. Миңа, 12 яшьлек кызга, андагы эшне башкару, бигрәк тә зур-зур капчыкларны күтәрү бик авыр иде. Ачлы-туклы яшәп, ничек көч җиткәндер инде, – дип сөйли күз яшьләре аша.
Сокман авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Тимерхан Гәрәев 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район чигендә, анда да авылның иң аргы башында яшәүче Тимерхан аганы картлык күрмәгән дә, тапмаган да, ахрысы. Гомергә хастаханә юлын белмәгән ул, авызындагы бөтен тешләре дә исән-сау.
Рус Шаршадысында яшәүче тыл ветераны Миңнесәүдә Ахуновага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламов, Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов һәм балалары, оныклары, оныкчыклары котладылар. Миңнесәүдә – Төрдәле кызы. Биш балалы гаиләдә яшьли эшләп үскән. Әтисе, сугыштан җиңү яулап, яраланып кайткан. Миңнесәүдәнең тормыш иптәше Мәхмүт Князев та – сугыш ветераны. Алар ирле-хатынлы фермада бозау карыйлар. Икесе дә – хезмәт ветераны.
Мәрвәр Каһирова Иске Кызылъяр авылында туып-үскән. Арчада шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлагач хезмәт юлын Әгерҗе район хастаханәсендә башлый. Кайсы бүлеккә кушсалар, шунда үз эшен зур төгәллек белән башкаручы кызны рентген кабинеты ачылгач рентген-лаборант итеп билгелиләр. Әнә шулай, хастаханә тарихына ул беренче рентген-лаборант булып кереп кала. Шунда 25 ел хезмәт куйгач, хезмәт юлын балалар бакчасында дәвам итә. Тормыш иптәше Сәхәбетдин белән ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә улы Радик белән яши.
Девятерняда гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Гарифуллина 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итте. Иске Эсләк кызы җиде балалы зур гаиләдә иң өлкәне була. Сугышка киткән әтисе ил азатлыгы өчен яу кырында башын сала. Бишенче сыйныфны тәмамлагач та колхоз эшенә чыга Фәүзия. Девятерняга күченгәч Хуҗаҗан исемле шахтадан кайткан егет белән гаилә корып ике бала үстерәләр. Алтын туйга кадәр үрнәк пар булып гомер кичерәләр.
Гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табып яшәгән, илгә-көнгә тәүфыйклы кыз-уллар үстергән, хәзерге көндә кылган игелекләренең әҗерен күреп бәхетле яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Динә Гыйззәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга авылдашлары гына түгел, Әгерҗедән, Чаллыдан, Ижаудан да күпләр кайткан иде.
Әгерҗенең педагогика ветераны – “РСФСР мәгариф отличнигы”, “СССР мәгариф отличнигы” билгеләре, төрле дәрәҗәдәге башка бик күп бүләкләр иясе Роза Госман кызы Исхаковага 90 яшь тулды.
Район үзәк китапханәсенә укучылар белән очрашуга әфганчылар Рафис Муллахмәтов һәм Тәфкил Закиров килгән иде. - Мин армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта башладым. Без чик сакчылары идек. Үз теләге белән Әфганстанга баручылар төркеменә мин дә эләктем. Бер ай ныклы әзерлектән соң Әфган җиренә аяк бастык. Андагы яшәешне күреп гаҗәпләнүебез хәтердә калган. Безнең “нокталар”га һөҗүмнәр дә булды. Төркемдә яраланучылар да булды,сугышчан дусларыбызны да югалттык, – дип сөйләде Рафис Муллахмәтов.
Бу көннәрдә әфганчылар район Мәдәният сараена тантаналы чарага килә алмаган хезмәттәшләренең өйләренә барып хәлләрен беләләр, аларга юбилей медальләре тапшыралар. “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Садыйков, оешма әгъзаләре Рафис Муллахмәтов, Рәмзил Хәсәнов Красный борда яшәүче II группа инвалид Сергей Беляевка юбилей медале тапшырдылар. Үзенә күрсәткән игътибар һәм хөрмәт өчен ветеран сугышчы хезмәттәшләренә олы рәхмәтен җиткерде.