Концлагерьлар тоткыннары

ЯРУЛЛИН НУРУЛЛА ЯРУЛЛА УЛЫ

Яруллин Нурулла Ярулла улы 1900 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка алына. 1942 елда һәлак була.

ӘМИРЕТДИНОВ ЙОСЫФ (ЙОСЫП) ӘМИРЕТДИН УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Әмиретдинов Йосыф (Йосып) Әмиретдин улы, 1906 елның 23 декабрендә хәзерге Сарман районы, Иске Әлмәт авылында туган. 1920 елда әнисе Шәмсенисә уллары Йосыф һәм Таҗи белән Иске Кәшер авылына, бабалары Нургали карт йортына, яшәргә кайталар.1927 елда Йосыф Заинский РХК нан Кызыл Армия сафларына алына, хезмәт итеп кайткач авылда колхозда эшли. 1930 елда өйләнә. 1941 елның 26 июнендә Сарман РХК нан ул сугышка китә. Бөгелмә шәһәренә хәтле аны хатыны Саимә, балалары Юныс, Гариф һәм Әнәс атка утырып озата баралар.