Сугышта катнашучылар

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - НУРЛЫГАЯНОВА ЗӨЛФИРӘ НУРЛЫГАЯН КЫЗЫ

Нурлыгаянова Зөлфирә Нурлыгаян кызы 1921 елның 25 гыйнварында Калинин районы Сикия авылында туа. 1943 елда үзе теләп сугышка китә. Һава Һөҗүменнән саклану гаскәрләренең 1872 нче зенит полкына җибәрелә. Житомир, Львов, Коростень һәм башка шәһәрләрне азат итү сугышларында катнаша. Украинадан Польшага кадәр сугышчан юл үтә. Сугыш хәбәрен Польша җирендә ишетә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Ефрейтор чины бирелә. Пучы балалар бакчасында эшли. Гомерен яшь буынга тәрбия бирүгә багышлый. Күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек була.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - САЛИХОВА ФӘЙРҮЗӘ ХӨСНИМӘРДӘН КЫЗЫ

Салихова Фәйрүзә Хөснимәрдән кызы 1925 елның 8 гыйнварында Усы авылында дөньяга килә. 1943 елның 8 июнендә сугышка китә. III Украина, I Белоруссия фронтында зенитчы-артиллеристлар частенда Польша һәм Украина шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. 1945 елның көзендә демобилизацияләнеп, Киров исемендәге, “Айман” совхозларында төрле хезмәтләр башкара. “Германияне җиңгән өчен”, күп төрле юбилей , “Хезмәт ветераны” медальләренә лаек була.

ВАЛИЕВ ТУКТАР

Вәлиев Туктар 1910 елда туган, кибет мөдире булып эшли. Туктар абый сугышка 1941 елның 1 нче сентябрендә чыгып китә. Мөхәлләт апа аны берсеннән- берсе кечкенә дүрт бала белән озатып кала. Иң олы дигәне Мәдинәгә 6 яшь, ә кечесе Галимәгә 6 ай була. Башта хатлар килеп тора. Соңгы хаты Днепр елгасын кичәр алдыннан килә. "Днепр суы кып-кызыл кан, кайтып булмас ахыры", дип язылган була анда. Шушы хаттан соң бернинди хәбәр дә килми.

ВАЛИЕВ ӘХӘТ ХАКИМ УЛЫ.

Вәлиев Әхәт Хәким улы 1926 елның 18 мартында Кайбыч районы Зур Урсак авылында дөньяга килә. Әти - әнисе урта хәлле, эш сөючән кешеләр булалар. Әхәт абый үзе дә кечкенә вакытыннан ук аларга ярдәм итеп, эш сөючән булып үсә. Шофёр һөнәрен үзләштерә. 1943 нче елның октябрь аенда Әхәт абыйны да фронтка алалар. Аңа ул вакытта нибары 17 яшь була. Хәрби хезмәтен Әхәт абый Владивостокта Монгол халык республикасында, Ватан чиген саклап үти. Ул хезмәт иткән хәрби частьның исеме “За Байкалский округ” дип атала. Шушы урында ул җиде ел буе Ватанына тугры калып хезмәт итә.

ВАСИЛЬЕВ ВАСИЛИЙ ПАВЛОВИЧ 1903 Г. Р.

Родился 10-02-1903 в селе Васильево под Казанью

ВАФИН НУРГАЯЗ ВАФА УЛЫ ЯКИ БИКМӨХӘММӘТОВ ГАЯЗ ВАФА УЛЫ

Бикмөхәммәтов Гаяз Вафинович яки Вафин Нургаяз Вафинович (1918 - ?) Хәтер китабында да, М.Черепанов исемлегендә дә юк. Халык хәтере буенча һәлак булучылар исемлегенә кертелде. Нигезләрендә Сафин Әбүбәкер яши. Әтисе – Бикмөхәммәтов Вафа Бикмөхәммәтович (1885 – 1947) Әнисе – Нурия Галим кызы (1888/1889 – 18.10.1945) Бертуганнары: Вафин Талип (1922), Түбән Камада, Бикмөхәммәтовлар – Нурфигаль (1925), Балахнада Нурбисал (1930), Нургаян (1932), Габбас (1939).

ВАХИТОВ ГАФИЯТ ЗАЙДУЛЛОВИЧ

Вахитов Гафият Зайдуллович Вахитов Гафият Зайдуллович родился 10 сентября 1927 года в селе Каменный-Брод Буинского района Татарской АССР.

ВАХИТОВ ЗАҺИТ МИНВӘЛИ УЛЫ

Вахитов Заһит Минвәли улы 1924 елның 24 июнендә Азнакай районы Митрәй авылында туа.Митрәй авылында 7 сыйныф белем ала.14 яшендә колхозга эшкә чыга.Бөек Ватан сугышы аны 1942нче елда үз эченә ала.Сугышта аңа төрле җирләрдә булырга туры килә,җиңүне Венгрия шәһәрендә каршы ала.Батырлыклары өчен төрле орден-медалләргә лаек була.1947 нче елда туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. 1951 елда Абдуллина Зифа Шәрип кызы белән гаилә коралар,4 бала үстерәләр.

ВӘЛИЕВ ГОМӘР ӘХМӘТВӘЛИ УЛЫ

1919 елның 8 апрелендә Яңа Балтач авылында туа. 1940 елның 2 февралендә армиягә, шуннан, ефрейтор чинл булып, сугышка алына. Аның беренче коннәрендә үк канкойгыч бәрелешләрдә катнаша. Чолганышта калып, пленга эләгә. 1945 елның 5 маенда азт ителеп, Мәскәүгә озатыла. Бер елдан соң аылга кайта. "Үрнәк" хуңалыгында хезмңт куя. Сугыш ветераны буларак , юбилей, тырыш хезмәт өчен "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнә. Хатыны Ракыйга белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

ВӘЛИЕВ ФӘЙЗЕРАХМАН САЛИХ УЛЫ

Вәлиев Фәйзерахман Салих улы Вәлиев Фәйзерахман Салих улы 1919 елның 1 августында Зәй районының Түбән Биш авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Минзәлә педагогия училищесында укый, укытучы белгечлеге ала.