ЕНЗАЕВ ПЁТР АНДРИЯНОВИЧ
Аның өлеше Һәр елны 9 Май көнендә Чуваш Борнае авылы ветераннары обелиск янына җыелып , сугыш көннәрен искә алалар. Әмма алар- ның сафлары елдан-ел сирәгәя. Кешеләр вакыт алдында көчсезләр бит. Обелиск янына очрашуга килүче Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында Петр Андриянович Ензаев та бар. Яшүсмер чактан эшләп үскән авыл кешесе ул. Петр Андрияновичка Казан шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшләргә дә туры килгән, хезмәтеннән фронтка китә авылдашыбыз.