Аның өлеше
Һәр елны 9 Май көнендә Чуваш Борнае авылы ветераннары обелиск янына җыелып , сугыш көннәрен искә алалар. Әмма алар-
ның сафлары елдан-ел сирәгәя. Кешеләр вакыт алдында көчсезләр бит.
Обелиск янына очрашуга килүче Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында Петр Андриянович Ензаев та бар. Яшүсмер чактан эшләп үскән авыл кешесе ул. Петр Андрияновичка Казан шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшләргә дә туры килгән, хезмәтеннән фронтка китә авылдашыбыз.
Үз гомерендә янгыннарны күп күргән ул. Әмма моңа кадәр , хезмәтен башкарганда күргән ул янгыннар сугыш кабызган белән чагыштырганда берни түгел икән, ләбаса.
Петр Андриянович Мәскәү, Ленинград өлкәләрен немец илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Ул курку белмәс элемтәче була. Командованиенең һәр приказын зур тырышлык белән үти. Хокүмәтебез бүләкләре П.А. Ензаевның кыю кеше булуы турында сөйли.
Тыныч көннәрдә Петр Андриянович « Путь к коммунизму» колхозында эшли. Бөек Ватан сугышы ветераны 1975 елдан лаеклы ялда, ул еш кына мәктәпкә килә, батырлык дәресләрендә катнаша һәм сугыш хакыйкатен сөйли.
В. Еликов, хәбәрче.
( Коммунизм юлы , 1985 ел, 27.апрель.)