Социалистик Хезмәт Геройлары

ДЕРГУНОВ ЛАЗАРЬ ВАСИЛЬЕВИЧ

Дергуно́в Лазарь Васильевич (7.2.1907, Сембер губернасы, Буа өязе, хәзерге Чүпрәле районы Яңа Үби авылы - 23.12.1974, шунда ук), авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое (1948).

ДРАЦКИЙ НИКОЛАЙ ГРИГОРЬЕВИЧ

Николай Григорьевич (1.6.1930, БАССРның Фёдоровка районы Гавриловка авылы - 20.5.1982, Әлмәт шәһәре), нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (1966).

ЕВДОКИМОВА АНТОНИНА ИВАНОВНА

Евдоки́мова Антонина Ивановна (15.8.1907, Казан губернасы, Свиәга өязе Турминский авылы - 1998, Самара шәһәре), колхозчы, Социалистик Хезмәт Герое (1948). Тәрҗемәи хәле 1941-1959 елларда Подберезье (хәзерге Кайбыч) районының «Революция» колхозында эшли. Герой исеме бодайдан югары уңыш алуы өчен бирелә (1944 тә - 1 га дан 33 ц). 1951-55 тә ТАССР Югары Совет депутаты. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

ЕФИМОВ ВАЛЕНТИН ВЛАДИМИРОВИЧ

Валентин Владимирович (7.11.1916, Сембер губернасы, Буа өязе Кыят авылы - 10.11.1981, Казан), зоотехник, Социалистик Хезмәт Герое (1966).

ЕФРЕМОВ АЛЕКСАНДР ЕФРЕМОВИЧ

Ефремов Александр Ефремович (10.9.1910, Сембер губернасы, Буа районы Чуаш Янтуганы авылы - 16.3.1998, Буа шәһәре), авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе.

ИМАНОВ ЗӨФӘР МИНТИМЕР УЛЫ

Иманов Зөфәр Минтимер улы 1945- 2001 Актаныш районы Адай авылында туган. 1967 елны армиядә хезмәт итеп кайткач, Ижаудагы “Мотозавод”ка эшкә урнаша. 1973 елны Чаллыга күчеп кайта һәм КамАЗның пресс-рам заводында югары разрядлы шомартучы булып таныла. Рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Аның җитәкчелегендәге бригаданың даны илгә тарала.

КОРОЛЁВ ЕВГЕНИЙ НИКИФОРОВИЧ

Ул 1913 елның 14 ноябрендә Кострома өлкәсендә, Кологривовск районының Югары Мәҗи авылында туган. 1925 елда Королевлар гаиләсе Новосибирск шәһәренә күчеп килә һәм анда Евгений тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлап, Үзәк Хезмәт институты каршындагы курсларга йөри, һәм ташчы белгечлеге һөнәренә ия була. 1930 елның июль аеннан Королев, А.С.Аверьянов җитәкли торган бригадада, эшли башлый. Ә 1930 елның сентябрь аеннан башлап, ул эшен кичке төзелеш техникумында уку белән бергә бәйләп бара.

ЛАТЫЙПОВ ГОСМАН ХАФИЗ УЛЫ

Госман Хафиз улы (13.5.1925, Минзәлә кантоны Чишмәбаш а. — 8.9.2000, Минзәлә ш.), а.х. пр-тиесе җитәкчесе, Соц. Хезмәт Герое (1970).

ЛУКОЯНОВ АЛЕКСАНДР ВАСИЛЬЕВИЧ

Лукоянов Александр Василий улы 1927 елны Әлки районының Садык авылында туа. Хезмәт юлы 1942 елда "Энергетик" совхозының трактористыннан башланып китэ.1950 елда Казахстанга “Яткан җирләрне үзләштерергә” китә. “Семеноводческий” совхозында комбайнчы булып эшли. 1956 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Алтын Йолдыз медале, Ленин ордены һәм бик күп медальләре белән бүләкләнә .1970 елның декабрендә туган авылы мәктәбенә очрашуга кайта.

ПЕТРОВА ЮЛИЯ ИВАНОВНА

Юлия Ивановна 1931 елның 10 маенда Югары Кәчи авылында дөньяга килә. Социалистик Хезмәт Герое. 1947 - 1992 елларда Чебоксар туку фабрикасында эшли. 1959 елда берьюлы күп станокларда хезмәт күрсәтүнең яңа маршрутын эшли.Әлеге яңалык илнең туку фабрикаларында уңышлы кулланыла. Чуаш АССР ның Хезмәт Данын мактау китабына кертелгән, РСФСР ның туку һәм җиңел сәнагатенең атказанган хезмәткәре. Аның хөрмәтенә 2009 елда Югары Кәчи авылында мемориаль такта ачылды.