Галерея

МИНДРЮКОВ ЛЕВ ЯКОВЛЕВИЧ

«Җиңү» дип типте йөрәкләр. Сугыш. Нибары биш аваздан торган әлеге куркыныч сүздә күпме хәсрәт,күпме күз яше. Бу – вакытсыз өзелгән яшь гомерләр, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән тулы бер буын, ирләре әйләнеп кайтуын гомерләрнең азагынчы өметләнеп көткән толлар, кияүгә чыга алмыйча картайган кыз-әбиләр… Без,Бөек Ватан сугышы ветераннары, Җиңү бәйрәме көнендә үткәннәрне, әрнүле югалтуларны, сугышчан дусларыбызны искә алабыз.1941 елның 22 июнендә башланган каһәрле сугыш 1418 көнгә сузылды.

МИННЕГОЛОВА ӘМИНӘ МӘРДАНША КЫЗЫ

Миннеголова Әминә Мәрданша кызы 1931 елның 20 ноябрендә Мактама авылында туган. Туган авылында җиде сыйныф белем ала. Мәктәп елларында ук колхоз эшенә йөри башлый, көлтәсен дә бәйли, үгезләр белән аларны ташуны да башкара. 10 яшеннән төрле эшкә йөри башлаган кыз, бер эштән дә курыкмый, алынган эшенә җаваплы карый. 1951 нче елда Нургали абый белән гаилә коралар, бер ул, бер кыз үстерәләр. 1974 нче елда гаиләләре белән Җәлил бистәсенә күченәләр. Ирле-хатынлы “Сөләйнефть” идарәсендә эшли башлыйлар.

МИРГАЗИЕВА САФИЯ МИРГАЗЫЙ КЫЗЫ

Миргазиева Сафия Миргазый кызы 1925 елның 9 гыйнварында Карашай-Саклау авылында туган. Үсмер еллары сугыш чорына туры килгән барлык яшүсмерләрнеке кебек үк, Сафия апаның да яшьлеге хезмәттә үткән. Сугыш елларында аның кебек яшь кызларны, гаиләсе, балалары юк дип торф чыгарырга да, урман кисәргә дә җибәргәннәр, көне-төне басуда, фермаларда да хезмәт куйганнар. Сафия апа гомере буе Ворошилов районының Вахитов исемендәге хуҗалыкта, аннан соң Сарман районы Ильич исемендәге хуҗалыкта эшләгән. 1949 елда Хәбибуллин Моталлапка кияүгә чыгып, 4 бала үстергәннәр.

МИРГАЛИМОВА ИЛИЗА ВӘГЫЙЗ КЫЗЫ

Үз әнисе вафат булганда, Илиза апага нибары бер яшь тә алты ай гына була. Ике баласы белән тол калган Вәгыйз абый яшь хатынга өйләнә. Рәхмәт, үз балалары тугач та, үги әни сабыйларны какмый, кыерсытмый үстерә. Әтиләре сугыштан култык таягы белән кайта. Ишле гаиләнең үскән чактагы кыенлыкларын, ачлык-ялангачлыкны күз яшьләре аша искә ала Илиза апа. Казанда өч айлык сатучылар курсын тәмамлап кайтканнан бирле, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдә эшли ул. Дистә еллар эшләп, пенсиягә чыккач та, эштән җибәрмиләр аны. Ул эшләмәгән кибет калды микән?

МОРТАЗИНА МӨБӘШИРӘ ӘХМӘТСАФА КЫЗЫ

Тыл һәм хезмәт ветераны Мортазина Мөбәширә Әхмәтсафа кызы 1929 елның 12 мартында хәзерге Сарман районы Баткак авылында туып үсә.Гаиләдәге дүрт баланың өлкәне була.

МОРТАЗИНА ӘСХИЯ МОРТАЗА КЫЗЫ

Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Әсхия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. “Ач та булмадык, тормыш җиңел дә булмады. Сугыш елларында тугыз җанны туйдыру әтиле гаиләләргә дә авыр иде, әтисезләр ничек түзгәндер”,- дип искә ала Әсхия апа. Әтисе сугыштан бронь белән калдырыла, хәзерләүләр конторасында хезмәт куя. Үсмер кыз иңнәренә Бөгелмә, Чаллы, Азнакайдан чана белән орлык, молотилкага салам ташу, Пермь, Иштирәк урманнары кисү кебек авыр эшләр төшә. Җиде класс белем алганнан соң Әсхия апа клубта, колхозда төрле эшләрдә эшли; гаилә кора, өч кызы туа.