Мәңгелек саф

АБДУЛЛИНА ШАКИРЭ НУРТДИН

Абдуллина Шакирэ Нуртдин кызы 1926 елның 18 мартында Дәүләки авылында дөньяга килә. 4 классны Дәүләки авылында укый, ә аннан соң 7 классны Ябалак мәктәбендә укып чыга. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли, молотилкада икмәк суктыра, чегендер утый. Мәдәният йортында китапханәдә җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыга. 1949 елнын гыйнвар аенда Дәүләки егете Сәетгәрәйгә кияүгә чыгып 6 бала тәрбияләп үстерәләр.

АБДУЛЛИНА ӨРФӘЙДӘ ВӘЛИУЛЛА КЫЗЫ

Абдуллина Өрфәйдә Вәлиулла кызы 1932 нче елның 10 маенда Лаеш районы Пәрәү авылында 1 нче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 4 бала үскәннәр. Унике яшь-тән урак урган, утын тураган. 1958 нче елга кадәр сарык фермасында эшләгән. Аннары 1982 нче елга кадәр яшелчә бакчасында хезмәт куйган. Барлык хезмәт стажы 42 ел. Пенсиягә чыккач та , терлекчелектә эшләвен дәвам итә. Хезмәтләре өчен “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә ике кызы тәрбиясендә яши.

АБДУЛХАКОВ ГАБДЕЛӘХӘТ АБДУЛХАК УЛЫ

Габделәхәт Абдулхак улы Абдулхаков Әтнә районы Әйшияз авылында яшәүче ветераныбыз 95 яшьлеген каршылады. 1920 елның 14 мартында дөньяга килгән Габделәхәт мәктәптә укып 7 сыйныф белем ала, 14 яшеннән колхозда төрле эшләр башкара. 20 яше тулгач, 1940 елның октябрендә армия хезмәтенә алына. Манчьжурия чигендә, 76-нчы полк 1-нче батальон З-нче рота 1-нче взвод 4-нче отделениедә кече сержант буларак отделение командиры вазифасын башкара.

АБДУЛХАКОВА (ГЫЙНИЯТУЛЛИНА) ХӘЛИМӘ ӘГЪЗӘМ КЫЗЫ

АБДУЛХАКОВА (ГЫЙНИЯТУЛЛИНА) ХӘЛИМӘ ӘГЪЗӘМ КЫЗЫ 1933 елда Баулы районы Ак-буа авылында әткәй Әгъзәм, инәкәй Нурикамал Гыйниятуллиннар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Сугыш чыккан дигән сүзне ишеткәндә, миңа 8 яшь, беренче сыйныфны гына бетергән идем. Шулай булса да, бу сүз миңа таныш иде. Хәзер елын хәтерләмим, әткәйне Фин сугышына озатканны хәтерлим. Безнең бәхеткә, аңа сугышка ук барып җитәргә Ходай язмаган. Сугыш туктап, кире кайтты, ул үзе теләп киткән булган Фин сугышына. 1941 елны яхшы хәтерлим: әткәй МТСта нефтебаза мөдире булып эшли иде.

АБЗАЕВ ФООТБАК МИННЕГАЛИ УЛЫ!

Абзаев Фоотбак Миннегали улы 1922 елның 1 апрелендә туып 18 яше тулу белән сугышка китә. Белорус фронтында 1944 елда каты яраланып, 80%тәне яна һәм аны үлгәннәр янына чыгаралар. Купмедер вакыттан соң командирлары исәнлеген күреп алып госпитальгә озаталар. 1944 елның көзендә туган ягына кайтып Куян авылында тагын 56 ел яшэп 5.12.2000 елда бакыйлыкка күчә.

АБЗАЛОВ ВАГЫЙЗ

1921 елда туган. 1941 елның апрель аенда Кызыл Армия сафларына алына. Сугышка 1942 елның декабрь аеннан керә. 1944 елны “Сугышта күрсәткән батырлык өчен” (“За боевые заслуги”) һәм “Сталиградны саклаган өчен” (“За оборону Сталинграда”) медальләре белән бүләкләнә.

АБЗАЛОВ МИРЗАЯН АБЗАЛ УЛЫ

Абзалов Мирзаян Абзал улы 1926 елның 18 августында Мортыш-Тамак авылында туган. Сугышка 1943 елның 10 ноябрендә алына. Бөгелмәдән поездка утыртып Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 22нче Кызыл Байраклы Чапаев исемендәге дивизия, 304 Новороссийск укчылар полкының пулеметчылар взводында, 8 ротының өлкән пулеметчигы булып хезмәт итә.

АБЗАЛОВ МӘХМҮТ ХАФИЗ УЛЫ

Абзалов Мәхмүт Хафиз улы 1925 елны Сарман районы Шәрләрәмә авылында туа. Гаиләдә 5 баланың иң өлкәне була, калганнары-кызлар. Әтисе Хафиз сугыш чыкканда колхоз рәисе булып эшли. Әтисен сугышка алганда Мәхмүт гаиләгә бердәнбер терәк булып кала, чөнки әниләре авыру, иң олы сеңлесе Гөлсинәгә 12 яшь кенә була. Шуңа күрә дә ул сугышка киткәндә безнең ихатага сукмакны биек чүп үләннәре басып китәр инде дип уйлый.

АБРАМОВ АЛЕКСАНДР ГАВРИЛОВИЧ

Абрамов Александр Гаврилович 1926 елда ТАССРның Спас кантоны Юхмачы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 2001 елда вафат.

АБРАМОВ АЛЕКСЕЙ ЗАХАРОВИЧ

Абрамов Алексей Захарович. Место жительства: с.Ново-Шешминск Ново-Шешминский район ТАССР . В годы Великой Отечественной войны работал в Новошешминской МТС трактористом. Награжден медалью "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг." (Акт от 28 апреля 1947 г., фонд 3610, опись 2, дело 174, лист 19). Источник: Национальный архив Республики Татарстан.