- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Шагалиев Габделхак Габдрахман улы 1918 елның 17 октябрендә Яңа Чаллы авылында туа.
1939 елда Габделхак Шагалиев Кызыл Армия сафларына чакырыла. Владивостокта, Монголиядә, Якутскида хезмәт итә. 1942 елда ул фронтка алына. Отделение командиры итеп билгеләнә . Авиациядә хезмәт итә, зур бәрелешләрдә катнаша, күп иптәшләрен югалта. Японнарга каршы сугышта егет каты яралана, госпитальгә эләгә. Анда озак кына дәваланып, 1946 елда туган якка кайта.
Тыныч тормышта ул хуҗалыкта озак еллар бригадир, балта остасы, механизатор булып эшли. Һәр җирдә үзен тырыш кеше итеп таныта. Ул җыр-моңга гашыйк кеше буларак, берничә төрле гармунда уйный белә . Һәр елны Җиңү бәйрәме көнне тантаналы митингка үзенең гармуны белән килеп, төрле көйләр яңгырата. Алар тормыш иптәше белән тормыш биш бала тәрбияләп үстерәләр.