Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШАГАЛИЕВ ГАБДЕЛХАК ГАБДРАХМАНОВИЧ

ШАГАЛИЕВ ГАБДЕЛХАК ГАБДРАХМАНОВИЧ

Район: 
Алькеевский

Шагалиев   Габделхак  Габдрахман   улы      1918 елның  17  октябрендә Яңа  Чаллы  авылында туа.                      

1939 елда  Габделхак Шагалиев  Кызыл Армия сафларына чакырыла. Владивостокта, Монголиядә, Якутскида  хезмәт итә. 1942 елда ул фронтка  алына. Отделение командиры итеп билгеләнә . Авиациядә  хезмәт итә, зур бәрелешләрдә катнаша, күп иптәшләрен югалта. Японнарга каршы сугышта егет  каты яралана, госпитальгә   эләгә. Анда  озак  кына  дәваланып, 1946 елда  туган якка  кайта.

Тыныч тормышта ул хуҗалыкта озак  еллар  бригадир,  балта остасы, механизатор  булып  эшли. Һәр  җирдә үзен  тырыш   кеше   итеп  таныта. Ул җыр-моңга  гашыйк  кеше  буларак,  берничә төрле гармунда уйный белә . Һәр  елны Җиңү бәйрәме көнне тантаналы митингка  үзенең гармуны белән килеп, төрле көйләр яңгырата. Алар  тормыш  иптәше белән тормыш  биш  бала  тәрбияләп үстерәләр.

Фронтовиклар
Опубликовано 19 May, 2025 - 13:24 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 19/05/2025 - 13:24):https://tatfrontu.ru/tt/person/shagaliev-gabdelhak-gabdrahmanovich