Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > РАФИКОВА (САЛИХОВА) КОРБАНБИКӘ САЛИХ КЫЗЫ

РАФИКОВА (САЛИХОВА) КОРБАНБИКӘ САЛИХ КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Рафикова (Салихова)Корбанбикә  Салих кызы Саба районы  Төбәк авылында  1930 нчы елның 12 нче мартында гаиләдә  алтынчы бала булып туган.”Апа-абыйларым  тугач   та озак яшәмәгәннәр, авырып,  бер-бер артлы үлә барганнар.Миңа,  корбан аенда тугач,Корбанбикә дип исем кушып карыйк дигәннәр.Әти-әнинең  тормышлары зарланырлык булмады,хәлле тормышта яшәделәр.Сугыш башлангач, әти һәм әтинең энеләре сугышка киттеләр. Әтинең энеләре  турында “Хәбәрсез югалды” дигән,ә әти турында “Һәлак булды” дигән хәбәрләр алдык,” - дип искә алды Корбанбикә апа. 

Җиңү! Бу сүз –яу  кырында илне саклаган солдатлар һәм  аларның  дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр, ул һәм кызлар өчен иң  бәхетле сүз. Ә аңа бу бәхетне тоярга туры килми. “Балачагым сугыш чорына туры килгәч, гаиләдә мин бердәнбер бала булганлыктан, бөтен авырлык әни белән минем җилкәдә иде. 13-14 яшьтә Шәмәрдәнгә урман кисәргә, вагон төяргә җибәрәләр .Көнне –төнне белмичә,урак уру,җир сөрү, ындыр табагында эшләү дисеңме -  барысын да эшләргә туры килде ”, - дип сөйли  Корбанбикә апа.                                                                                    

         Төбәк җидееллык мәктәбендә 4 класс белем ала кыз.Мәктәпне тәмамлагач, әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша.Төбәк авылы егете Хатип белән гаилә корып,  5 бала үстерәләр. Төбәк сөтчелек фермасында сыер савып, лаеклы ялга чыга.Лаеклы ялга чыгу белән эштән туктамый,совхозда төрле эшләрдә эшләп йөри .

         Бүгенге көндә   Төбәк авылында улы белән яшәп ята.Корбанбикә апа быел 86 яшен тутырды.Ялларга   кызлары, кияүләре,оныклары кайтып, хәлләрен белеп торалар.

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 14:57 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 14:57):https://tatfrontu.ru/tt/person/rafikova-salihova-korbanbik-salih-kyzy