Еллар үтү белән арабызда ветеранарыбыз китәләр. Аларны истә тоту, истәлекләрен киләчәк буынга илтеп җиткерү - безнең бурычыбыз. Сарман районы музей хезмәткәрләре бу ядкарьләрне халыкка җиткерү өстендә һәрдаим эшләп килә.
Шундый истәлекләрнең берсе.“Мин Гайфуллин Яскар Гильфан улы 1924 елның 8 августында Урта Кәшер авылында туганмын.Сугыш башланганда мин Донбасста шахтада эшли идем. Беренче сугыш афәтләрен шунда күрдем. Сталино шәһәрен бомбага тотканда контузия алдым һәм 15 көн ишетми йөрдем. Немецлар 50-70 чакрым калгач 5 малай үзебезнең Татарстанга кайтып киттек. Туган авылда 9 ай эшләгәннән соң 1942 елның 20 августыннан авылдан 11 егет армиягә алындык. Барлык авыл халкы озатып калды.
Мин көнчыгышка Тын океанга киттем. Япон самурайларына каршы сугышта катнаштым. 2 орденым һәм 11 медалем бар.
Армиядән 1946? елның август аенда кайттым. Армиядән кайткач тыныч тормышта яхшы эшләгәнем өчен Ленинның 100-еллык юбилей медале белән һәм бик күп мактау кәгазләре белән бүләкләндем.
Укучыларга сау-сәламәт, туган илебезгә тугырыклы булуларын һәм 5 билгеләренә укуларын телим. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, зурларга хөрмәт, ихтирамлы карагыз. Дөньялар тыныч булсын. Без күргән авырлыкларны газапларны күрмәгез. Аллаһы Тәгалә Сезгә теләгегезгә ирешергә ярдәм итсен.
Яскар бабагыз.
12 март 2002”
