Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАЙФУЛЛИН ЯЗКАР ГЫЙЛФАН УЛЫ

ГАЙФУЛЛИН ЯЗКАР ГЫЙЛФАН УЛЫ

Район: 
Сармановский

Еллар үтү белән арабызда ветеранарыбыз китәләр. Аларны истә тоту, истәлекләрен киләчәк буынга илтеп җиткерү - безнең бурычыбыз. Сарман районы музей хезмәткәрләре бу ядкарьләрне халыкка җиткерү өстендә һәрдаим эшләп килә.

Шундый истәлекләрнең берсе.“Мин Гайфуллин Яскар Гильфан улы 1924 елның 8 августында Урта Кәшер авылында туганмын.Сугыш башланганда мин Донбасста шахтада эшли идем. Беренче сугыш афәтләрен шунда күрдем. Сталино шәһәрен бомбага тотканда контузия алдым һәм 15 көн ишетми йөрдем. Немецлар 50-70 чакрым калгач 5 малай үзебезнең Татарстанга кайтып киттек. Туган авылда 9 ай эшләгәннән соң 1942 елның 20 августыннан авылдан 11 егет армиягә алындык. Барлык авыл халкы озатып калды.

Мин көнчыгышка Тын океанга киттем. Япон самурайларына каршы сугышта катнаштым. 2 орденым һәм 11 медалем бар.

Армиядән 1946? елның август аенда кайттым. Армиядән кайткач тыныч тормышта яхшы эшләгәнем өчен Ленинның 100-еллык юбилей медале белән һәм бик күп мактау кәгазләре белән бүләкләндем.

       Укучыларга сау-сәламәт, туган илебезгә тугырыклы булуларын һәм 5 билгеләренә укуларын телим. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, зурларга хөрмәт,  ихтирамлы карагыз. Дөньялар тыныч булсын. Без күргән авырлыкларны газапларны күрмәгез. Аллаһы Тәгалә Сезгә теләгегезгә ирешергә ярдәм итсен.

Яскар бабагыз.

12 март 2002”

Опубликовано 23 April, 2015 - 11:08 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 30/12/2015 - 14:12):https://tatfrontu.ru/tt/person/gayfullin-yazkar-gyylfan-uly-0