1924 елның 22 ноябрендә Үргәгар авылында колхозчы гаиләсендә туган. Сугышка кадәр авыл мәктәбендә һәм ФЗО до 6 айлык бухгалтерлар курсы тәмамлый. 1942 елның августында Армия сафларына чакырыла. Бераз хәрби хәзерлек узганнан соң, Орел-Курск сугышларында катнаша. Сугышларның берсендә яралана. 1944 елның февраленә кадәр госпитальдә дәвалана. Аннан чыккач, Икенче Белоруссия фронтында кабат сугышка керә. Тагын яралану, кабат сафка басу. Польшаны азат итү сугышлары. 1945 елның 16 апреленнән 7 майга кадәр Германия җирендә сугышалар. Эльба ярына килеп җитәләр һәм сугышлар шунда туктала. Эльбаның икенче ярында инде Америка армиясе.
1946 ел башында демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Авыл Советында, клуб мөдире, бухгалтер булып эшли.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005г.
