Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ФӘЙЗУЛЛИН ШӘРИФУЛЛА САФИУЛЛА УЛЫ

ФӘЙЗУЛЛИН ШӘРИФУЛЛА САФИУЛЛА УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1924 елның 22 ноябрендә  Үргәгар  авылында  колхозчы   гаиләсендә туган. Сугышка кадәр авыл  мәктәбендә һәм ФЗО  до 6  айлык  бухгалтерлар курсы  тәмамлый. 1942  елның августында  Армия  сафларына   чакырыла. Бераз  хәрби  хәзерлек  узганнан соң, Орел-Курск сугышларында катнаша. Сугышларның берсендә  яралана. 1944  елның февраленә  кадәр  госпитальдә дәвалана. Аннан чыккач, Икенче  Белоруссия  фронтында  кабат  сугышка керә. Тагын  яралану, кабат  сафка басу. Польшаны  азат итү  сугышлары. 1945 елның 16 апреленнән 7 майга кадәр Германия җирендә  сугышалар. Эльба  ярына килеп җитәләр  һәм сугышлар  шунда  туктала. Эльбаның  икенче   ярында  инде  Америка  армиясе.

1946 ел башында  демобилизацияләнеп  туган  авылына  кайта. Авыл Советында, клуб  мөдире, бухгалтер  булып эшли.

  “Ватан өчен!” китабыннан 2005г.

Фронтовиклар
Опубликовано 4 May, 2017 - 10:54 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 04/05/2017 - 15:47):https://tatfrontu.ru/tt/person/fyzullin-shrifulla-safiulla-uly