Минем бабам Таюпов Кәлимулла Насретдин улы 1921 елда Беренчемай районы , хәзерге Әлмәт районы Иске Баграҗ – Елховой авылында туа.
Ул кечкенәдән үк бик тырыш бала булган, хайваннарны, бигрәк тә атларны яраткан, шуңа күрә бөтен буш вакытын колхоз фермасында әтисе янында үткәргән.
Ул Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлап тулы гыйлем алыр өчен Лашман урта мәктәбендә укый.
1940 елдааны Кызыл Армия сафларына чакыралар. БөекВатансугышыбашланубеләнКәлимулла бабамны сугышкаҗибәрәләрһәм батарея командиры итепбилгелиләр.
Бөек Ватан сугышы фронтларында минем бабам,Таюпов Кәлимулла Насретдин улы үзен кыю һәм үз эшен яхшы белгән командир итеп күрсәтә. Бөек Ватан сугышында Кәлимулла Насретдин улы 1940 елдан 1942 елга кадәр разведчик була. Бу вазыйфаны үтәр өчен аңа үз өстендә бик тырышып эшләргә туры килә.Сугыш вакытындагы авыр шартларда бу бабамнан бик күп көч таләп итә. Ул үз үрнәгендә сугышчыларны да тәрбияли. Кәлимулла Насретдин улына үзе кул астында булган сугышчыларны, дөрес итеп танкка каршы орудие белән кулланырга кирәклеген өйрәтергә туры килә.
1943 елның 25 августында минем бабам Таюпов Кәлимулла Насретдин улы 1266 Армия Зенит - Артиллериясе полкында командир булган вакытта орудиедән дошман самолётын бәреп төшерәләр. Дошман авиациясенең очуларын кире кагып, бабам үзен кыю һәм үлемсез наводчик итеп күрсәтә, шуның өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә..1944 елның беренче маенда бабам Таюпов Кәлимулла «Кутузов» орденын йөртүче 1266 армия Зенит-Артиллерия полкы составында Мәскәүне яклап чыга һәм Мәскәү янында фашистлар армиясен тар-мар итәләр. Шунда күрсәткән батырлыклары өчен Кәлимулла Насретдин улы «Мәскәүне саклаган өчен»медале белән бүләкләнә.
1945 нче елның 13 мартында минем бабам Кәлимула Насретдин улының расчёты белән дошман самолёты ФЗ – 190 бәреп төшерәләр.Дошман самолётының максаты безнең артелирияне бомбага тотып, үзләренең отрядын Орда еласы кичүенә якын китерергә тиеш була. Кәлимулла Насретдин улы шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен икенче тапкыр “ Дан ордены” белән бүләкләнә.
Без бабабыз белән горурланабыз,тормышта булган авыр сынаулар вакытында аны маяк итеп тотабыз.
