Корпункт:
22 июнь - тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне. 81 ел элек бу көнне, 200 миллионга якын кешенең тормышы "сугышка кадәр һәм аннан соңга" бүленде. Дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүме турында куркыныч хәбәр барлык шәһәрләргә таралды. 1418 көн һәм төн канкойгыч сугыш барды.
22 июнь сәгать 22:00 дә Олы Әтнә авылының "Туган ягым" мәдәният һәм ял паркындагы обелиск каршында "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясе кысаларында шәмнәр яндырылды.
