- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында яшәүче Нуретдин Җамалетдин улы Шиһабетдиновка 90 яшь. Кайчандыр данлыклы “Чулпан” колхозының бөтен техник-механик базасын кулында тоткан хөрмәтле кеше-баш инженер Нуретдин Шиһабетдиновка да 90 яшь тулды. Иске Мәңгәр авылында туып үскән, шунда 6 сыйныф белем алган ул. Нуретдин абыйның әтисе Җамалетдин да әле колхозлар оешкан гына заманда-колхоз рәисе булып эшли, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән армиягә алына. Суслонгер лагерена әтисе янына әнисе белән бергәләп баруын әле дә искә ала Нуретдин абый. Сугышта сапер була, шул ук елны Мәскәү өчен барган сугышларда һәлак була. Гаиләдә бердәнбер бала булган Нуретдин 1944 елда Магнитогорский шәһәренә ФЗОгә укырга китә. Анда берничә ай укып кайтканнан соң МТСта слесарь, аннан чүкеч сугучы, тимер сугучы булып эшли. Соңрак радиатор чистартучы була. Укуын дәвам итеп тракторчы һөнәрен үзләштерә. Җөлби, Кушлавыч, Төрекләр авылларында, Мәңгәрдә тракторчы булып эшли. 1951 елның ноябрь аенда авылдашы Хәлимә белән гаилә корып җибәрәләр. Тормыш иптәше Хәлимә апа Әтнәдә артельдә эшли. “Кышларын шунда эшләсәк, җәйләрен колхоз эшенә җибәрәләр иде”,- дип искә ала ул. 1952 елда беренче сөенчеләре-Халидә туа. Ә Нуретдинне чирәм җирләрен эшкәртергә Казахстанга җибәрәләр. Ике ел шунда булып кайта Нуретдин абый. Кайтуга МТСка тракторчы булып урнаша. Эшчән егетне күреп алып бригадир итеп куялар. Тракторчылар бригадиры булып та, туган авылында төп бригадир булып та эшли ул. Гаиләләре дә ишәя. Бер-бер артлы Рузалия, Мөдәрис, соңрак Илсөяләре туа. Матур гына яшәп яткан җирдән 1967 елда өйләре янып бетеп, бернәрсәсез урамда калалар. Өр-яңадан йорт-җир торгызырга туры килә. 1971 елдан 1987 елда лаеклы ялга чыкканчы колхозның баш инженеры булып хезмәт куя Нуретдин абый. Аның эшен улы Мөдәрис дәвам итә. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң әтисе урынына килә. Алты ел биредә эшли, читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый . “Сельхозтехника”га җитәкче итеп куйганнан гомер буе шул оешмада хезмәт куя. 65 елдан артык иңне-иңгә куеп, тормышның бар сикәлтәләрен тигез парлар булып җиңеп килгән хөрмәткә лаек Нуретдин абый белән Хәлимә апаның бүгенге көндә тугыз оныгы, унөч оныкчыгы бар. Лаеклы ялда булган кызлары Халидә һәм кияүләре алар белән бергә, кадер-хөрмәттә яшәтә үзләрен.