- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсында җиңеп чыкты.
Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәменә багышлап Казанда үткәрелгән тантанада тапшырды. Мәмдүдә Халәф кызына тырыш хезмәте, зур җәмәгать эше алып баруы, лаеклы балалар үстерүе өчен зур рәхмәт белдерделәр.