Корпункт:
Кыям Әбелханов Бөек Ватан сугышында очучы булган, дошман өстенә бомбалар яудырган, 70 хәрби очыш ясарга өлгергән. Аны батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгәннәр. Ниндидер сәбәпләр белән бүләк вакытында тапшырылмаган.
22 июньдә Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов әлеге бүләкнең таныклыгын батыр очучының улы Альберт Әбелхановка тапшырды.
