Яшәү… Барыбыз да озак һәм бәхетле яшәргә тели. Һәркем белә: бар җисми яшәү, бар – рухи яшәү. Җисми яшәү – кешенең туганнан алып үлгәнчегә кадәр яшәве. Ә рухи яшәү – кешенең үзе үлгәннән соң да, халык телендә мәңге яшәве.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, авылыбыздан сугышка китеп безнең тыныч тормыш өчен башларын салган авылдашларыбызның исемнәрен нәни балалар күңеленә кече яшьтән үк кертеп калдыру максатыннан, без балалар бакчасында батырлык дәресләре үткәрдек. Чаралар күп төрле иде. Беренче эш итеп сугыш һәм тыл ветераннарының исемнәрен мәңгеләштереп таратма китап ясадык. Тыл ветераннары белән чәй өстәле артында очрашып сөйләшү дә балалар күңелендә уелып калды. “Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы” дигәнне истә тотып, мәктәпкә – “Туган якны өйрәнү” музеена бару безнең туган як һәм сугыш турында белемнәребезне арттырды. Музей җитәкчесе Гөлфирә Хабибулловнаның сөйләгән һәр сүзен балалар тын да алмый, кызыксынып тыңлады. Ә үзләренең бабайларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләгәндә, аларда горурлану хисләре уянды. Без – татар балалары, музейдагы экспонатларны тотып карау бәхетен дә тойдык.
Чираттагы сәяхәтебез – авылыбыз уртасында урнашкан обелискка булды. Нәни кулларыбызга чәчәкләр тотып килеп, безгә тыныч тормыш яулап биргән бабайларыбыз исеме язылган һәйкәлгә салу – дулкынландыргыч мизгелләр булды. Бер минут тынлыктан соң, без аларны беркайчан да онытмаска сүз бирдек.
Сугыш… Бары тик биш кенә хәрефтән торган, без кинодан гына күреп белгән сугышның бик куркыныч икәнлеген аңлады балалар бу батырлык дәресләреннән.
Валиева Рәмлә, Хәсәншәех балалар бакчасы тәрбиячесе.

